Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Шкаф астында калган сеңлем „ярдәм итегез“ дип кычкырган, ләкин аны ишетүче булмаган..."

Нәни кызны физкультура укытучысы коткарган

 

Казанның 175 нче мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы Ангелина РИА Новости хәбәрчесе белән аралашкан. Ангелинаның сеңлесе шушы ук мәктәптә икенче сыйныфта укый. Нәни кызны физкультура укытучысы үлемнән коткарып калган.

«Шартлау булгач, сеңлем өстенә шкаф ауган. Пыялалар ватылган, аның кыйпылчыклары сыйныфташларына тигән. Минем сеңлемне шкаф саклап калган. Бөтен кеше чыгып йөгергән, сеңлем булмавын абайламаганнар. Ул „ярдәм итегез“ дип кычкырган, ләкин аны ишетүче булмаган. Сеңлем шкаф астыннан үзе чыккан, көч-хәл белән аягын тартып алган. Аннары тәрәзә төбенә менеп, кычкыра башлаган», — дип сөйли Ангелина.

Хәзер нәни кыз өйдә, табиблар аның сөякләре бәрелүен ачыклаган. Фаҗига булган көнне аны да хастаханәгә алып киткән булганнар.

«Сеңлемә мәктәптән чыгарга физкультура укытучысы булышкан. Ул урамда басып торган, беренче сыйныфларга тәрәзәдән чыгарырга ярдәм иткән. Укытучы сеңлемнең тавышын ишеткән һәм аны кулларына алып койма буена кадәр илткән», — ди кыз.

Баланың анасы да укытучыга рәхмәт әйтә. «Безнең физкультура укытучысы әйбәт эшләде, баланы коткарды», — ди әни кеше.

Тулырак

http://agryz-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев