Заман сулышы

Суицид – йогышлы чир

Соңгы арада яшүсмерләр арасында суицид чире үсеш алды. Үз-үзләренә кул салучылар күбрәк Арча, Зеленодол, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләрендә күзәтелә. Әлеге исемлеккә безнең районның да керүе күңелле түгел. Ни сәбәпле балалар үз теләкләре белән якты дөньядан китә? Моңа замана шаукымымы, әти-әниләрме, укытучылармы, бердәм дәүләт имтиханы гаеплеме? Нәкъ менә шундый сорауларга җавап...

Соңгы арада яшүсмерләр арасында суицид чире үсеш алды. Үз-үзләренә кул салучылар күбрәк Арча, Зеленодол, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләрендә күзәтелә. Әлеге исемлеккә безнең районның да керүе күңелле түгел. Ни сәбәпле балалар үз теләкләре белән якты дөньядан китә? Моңа замана шаукымымы, әти-әниләрме, укытучылармы, бердәм дәүләт имтиханы гаеплеме? Нәкъ менә шундый сорауларга җавап табарга тырыштылар Мәгариф идарәсендә узган балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында. Анда полиция, сәламәтлек саклау учреждениесе, яшүсмерләр наркологы, "Логос" психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре катнашты.

Үлүчеләр санының 35 процентын суицид бәласе алып тора. Татарстанда узган ел 14-17 яшьлек балалар арасында 27 суицид очрагы теркәлгән. 2010 елда бу сан 24 булган. Быелның 3 аена яшүсмерләрнең үз-үзенә кул салу күрсәткече - җидегә җиткән. Шуның бишесе эшләнгән, икесе вакытында кисәтелгән. Кайбер яшүсмерләр тормыштан туюны БДИ, ата-ананың эчкече булуы белән бәйләсә, мин андый адымга беркайчан да басмам, диючеләре дә үз теләге белән якты дөньядан китә. Менә шунысы аптырашта калдыра да инде.
Психологлар бу адымга малайларның күбрәк баруын ачыклаган. Мондый юл белән дөньядан китүчеләрнең югарыдан сикерү, асылыну, 80 проценты төрле дару, химик матдәләр белән агуланып үлүне кулай күрә. Сәбәпләре - гаиләдәге, иптәшләр арасындагы аңлашылмаучанлыклар, җавапсыз мәхәббәт һәм БДИ.
Әле Мәскәү өлкәсенең Лобня шәһәрендә яшәүче 14 яшьлек ике кыз 16 нчы каттан сикергән иде. Инде суицид очраклары Татарстанны да басып алды. Әлмәт, Түбән Кама, Зеленодол шәһәрендә яшәүче яшүсмерләрнең дөнья белән хушлашуы кемнәрне генә тетрәндермәде. Үзеңә ни рәвешле кул салырга була икән?! Ә яшүсмерләр моны - проблеманы чишү, башкаларны үзеңә җәлеп итү кебек күрә, ахрысы. Ни күреп, орчык буе балалар яшәү тәмен, мәгънәсен югалта, бу адымга ни этәрә соң, дигән сораулар телгәли күңелне.
"Логос" балалар һәм яшүсмерләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Зөлфия Романова чыгышыннан мәгълүм булганча, суицидка якыннар арасында килеп чыккан хәлләр этәргеч ясый. Һәм бу бала үзен сәер тота башлый. "Мин болай яши алмыйм", "Теге дөньяда ниләр бар икән, анда яхшырактыр?" дигән характердагы сүзләр ата-ананы, укытучыны сагайтырга тиеш, югыйсә. Шулай ук баланың үз-үзен тотышы, гадәтләре үзгәрү дә - суицид билгеләре булырга мөмкин. Шуның өчен ата-ана яшүсмернең һәр сүзенә игътибарлы булырга тиеш. Аның укуы, шөгыле, дуслары белән кайда күңел ачуы, социаль челтәрдә кемнәр белән ни рәвешле аралашуын белсә, мондый адымга баруны вакытында кисәтергә булыр иде. Чөнки суицид-йогышлы чир. Яшүсмерләр үз-үзен үтерүчеләр тарафыннан тасвирланган суицид турындагы сайтлары турында әти-әнисе белән түгел, иптәшләре белән уртаклаша. Ә бу авыру, үз чиратында, ялгыз йөрми, дулкын кебек үз артыннан башкаларны да ияртә.
Комиссия әгъзалары райондагы суицидка омтылу очракларын исәпкә алып, укытучыларга балаларга, аеруча яшүсмерләргә карата игътибарлы булырга, дәрестә генә түгел, тәнәфестә дә аларның сүзенә колак салырга, "кәгазь боткасы" һәм ноутбукка капланып утырмаска киңәш итте. Чөнки укучының күп вакыты мәктәптә үтә, шул исәптән үз-үзенә кул салу кебек эш-гамәлләр дә шушы вакытта эшләнә. Әмма укытучы яшүсмер белән суицид турында ачыктан-ачык сөйләшә дә алмый. Чөнки профилактика эше кайчакта, киресенчә, бу адымга кызыктыру кебегрәк килеп чыгарга мөмкин. Монда шәһәр мэры урынбасары Надежда Шалдаева әйтмешли, яхшы тәрбия кирәк. Ә андый тәрбия гаиләдән башлана. Әгәр дә ата-ана үз баласының бәхетле булуын тели икән, көненә ярты сәгать булса да вакыт табып, аның белән сөйләшергә тиеш. Бигрәк тә күчеш чорында. Баланы борчыган сорауларга бергәләп җавап эзләргә, яшүсмерләрне тәнкыйтьләмәскә, киресенчә, үзегезнең яратуыгызны күрсәтергә тәкъдим итә психологлар.
Уңышсыз сөйләшү очрагында бу эшкә психологны ярдәмгә чакырырга була. Бала белән эшләүдән баш тартмаска, бары теләк кенә кирәк, дигән фикергә килде комиссиядә утыручылар. Ә педагоглар, үз чиратында сыйныфтагы берничә авыр яшүсмер белән (ә ул һәр сыйныфта да бар) әңгәмәләр үткәрсә, психологлар һәм баланың әти-әнисенә суицидка омтылыш яки начар тәртибе турында вакытында хәбәр итсә, бәлки, яшүсмерне аянычлы хәлдән саклап калырлар иде.
Теги: суицид
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: