Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү имзаланды

Бүген Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясе, ТР эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең координацияләү советы, ТР Министрлар Кабинеты арасында республикада минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, ТР эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең координацияләү советы рәисе Александр Лаврентьев имзалады. Документ нигезендә, Татарстан...

Бүген Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясе, ТР эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең координацияләү советы, ТР Министрлар Кабинеты арасында республикада минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, ТР эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең координацияләү советы рәисе Александр Лаврентьев имзалады.
Документ нигезендә, Татарстан икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 6 мең 420 сум күләмендә (компенсация һәм стимул бирү характерындагы түләүләрне исәпкә алып) билгеләнә. Бу сан эшкә сәләтле халык өчен яшәү минимумы күрсәткеченә шактый якынайган.
Илдар Халиков әйтүенчә, бу көнне республика өчен тарихи көн дип атарга була. Ул мондый килешүнең икенче мәртәбә имзалануын искәртеп үтте, беренче тапкыр ул 2007 нче елда рәсмиләштерелгән булган. "Минималь хезмәт хакы үсеше - халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләсендә мөһим адым. Без Татарстанда минималь хезмәт хакын арттыру мөмкинлеге мәсьәләсенә берничә тапкыр тукталып, төрле вариантларны карадык. Быел бу юнәлештә республика профсоюзлары берләшмәсе, эш белән тәэмин итүчеләр һәм Хөкүмәт арасында сөйләшүләр тәмамланды. Килешү нигезендә, эш белән тәэмин итүчеләр алдында икътисадның бюджеттан тыш секторы оешмаларында хезмәт хакын аена 6 мең 420 сум күләмендә билгеләү бурычы куела", - дип белдерде Премьер. Ул ассызыклаганча, республика һәм ил икътисады билгеле бер кыенлыклар кичерүенә карамастан, мондый карар кабул ителде.
Хөкүмәт башлыгы Татарстан икътисады үсешен тасвирлаучы саннарга тукталып, беренче яртыеллыкта тулаем төбәк продукты күләменең 746,8 млрд сумга тәңгәл булуын, үсешнең 101,2 процент дәрәҗәсендә булуын хәбәр итте. Сәнәгать производствосы индексы - 100,6 процент. Сәүдә өлкәсендә күрсәткечләр начар түгел, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы тармакларында негатив тенденцияләр күзәтелә. "Әмма мактанырлык күрсәткечләр дә юк түгел. Беренче яртыеллыкта төп капиталга салынган инвестицияләр күләме 78 млрд сумнан артык. Татарстанда киләчәктә тотрыклы үсешкә нигез тудыручы берничә эре сәнәгать һәм инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла", - диде ул.
Илдар Халиков шулай ук РФ Президентының "май Указлары" нигезендә, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә эш хакын арттыру буенча барлык кирәкле чаралар күрелүен дә әйтте.
ТР профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова билгеләп узганча, хезмәт хакы стандартының эшкә сәләтле халык өчен яшәү минимумы дәрәҗәсенә якынаюы зарур. Алга таба минималь куллану бюджеты дәрәҗәсенә таба атларга кирәк, дип саный ул. "Бүгенге килешүнең имзалануы һәм минималь стандартның 15,6 процентка артуы, һичшиксез, ярлылыкны җиңүгә җитди адым", - дип белдерде ул.
Александр Лаврентьев килешү төзелгәннән соң, икътисадның бюджеттан тыш секторы оешмаларында, тулаем ил белән чагыштырганда, югарырак минималь хезмәт хакы билгеләнүен билгеләп узды ("Минималь хезмәт хакы күләме турындагы" Федераль закон нигезендә ул аена 5 мең 554 сумны тәшкил итә).
Белешмә өчен. Татарстанда 2014 нче елның II кварталында яшәү минимумы җан башына 6 мең 691 сум күләмендә билгеләнгән, эшкә сәләтле халык өчен ул - 7 мең 440 сум, пенсионерларга - 5 мең 709 сум, балаларга - 6 мең 851 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев