Заман сулышы

Татарстанда Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләү үзәкләре барлыкка киләчәк

Татарстанның барлык районнарында Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган солдатлар турында мәгълүмат эзләү эшенә кураторлык итәчәк координация үзәкләре төзергә ниятлиләр. Татарстанның «Сугышчан дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов «Татар-информ» агентлыгы өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

 

«Министрлар Кабинеты белән әлеге эшне район хакимиятләре аша алып бару турында килештек. Мин бу исемлекләрне хакимият башлыклары шундый эш төркемнәре булдырган районнарга, Россиянең башка төбәкләренә элегрәк тә җибәргән идем. Эшне шул исәптән Хәрби комиссариатлар, музейлар аша да алып бардык. Хәзер ул үзәкләштерелгән тәртиптә, барлык районнарда да оештырылачак», - диде тарихчы.


Михаил Черепанов Татарстан Хөкүмәтенең «Сугышчан дан клубы» ассоциациясенә финанс ярдәме күрсәтүен билгеләп үтте. Әлеге акчалар Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган солдатларны эзләү эшенә юнәлдереләчәк.

«Хәтер китабын әзерләгән команданы хәтерлисезме? Мин аларны Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, хәбәрсез югалган йөзләгән, меңләгән солдатларның исемлекләрен карап чыгарга өлгерсеннәр, аларның бер өлешен генә булса да табарга тырышсыннар дип чакырам. Моны күпләр булдыра алмый, ул бары тик профессионалларның гына кулыннан килә. Алар Татарстанда барлыгы биш кеше», - дип искәртте республика ассоциациясе рәисе.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/11-01-2020/tatarstanda-b-ek-vatan-sugyshynda-h-b-rsez-yugalgan-h-rbil-rne-ezl-z-kl-re-t-zel-ch-k-5715524

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: