Заман сулышы

Татарстанда «ЭпиВакКорона» вакцинасын сынау өчен 650 кеше сайлап алынган

Татарстанда «ЭпиВакКорона» вакцинасын сынау өчен 650 кеше сайлап алынган. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сөйләде.

 

Сынауда укытучылар һәм Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре катнашачак.

«Татарстанда 650 ирекле кеше сайлап алынды. Республиканың оператив штабы тарафыннан теркәлгән клиник тикшеренүләрдә катнашучы иреклеләр риск төркеменнән: мәгариф өлкәсе һәм Роспотребнадзор системасы хезмәткәрләреннән сайланачак», - диде спикер.

Ул Россия буенча тикшеренүләрдә Россиянең биш субъектыннан, анда Татарстан да кергән, 4 мең кеше катнашачагын әйтте.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: