Заман сулышы

Татарстанда ирле-хатынлы асылынып үлгән

Сарман районы Күтәмәле авылында ирле-хатынлы үз-үзләренә кул салган. Шуның буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе алдан тикшерү эшләре башкара, дип "Татар-информ"га хәбәр иткән идарә җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Алдан чыгарылган версия буенча, башта сарайда 1967 елгы хатын үзен харап иткән, аның үле гәүдәсенә тап булган 1964 елгы...

Сарман районы Күтәмәле авылында ирле-хатынлы үз-үзләренә кул салган. Шуның буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе алдан тикшерү эшләре башкара, дип "Татар-информ"га хәбәр иткән идарә җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Алдан чыгарылган версия буенча, башта сарайда 1967 елгы хатын үзен харап иткән, аның үле гәүдәсенә тап булган 1964 елгы ире хатыны артыннан ук асылынган. Алар бергә фермада эшләгән: хатыны сыер савучы булып, ире - төрле эштә. Болар эшкә чыкмагач, эш бирүчеләре килеп, мәетләрен тапкан. Фаҗигагә кадәр гаилә парының үзара талашканы турында мәгълүмат бар.

чыганак:http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/03/23/119261/
Чыганак:

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: