Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның 6 шәһәре 510 миллион сум грант откан. Лениногорск та бар

Татарстанның 6 шәһәре иҗтимагый киңлекләр булдыру өчен 510 миллион сум грант откан.

 

Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр арасында уздырылган илкүләм бәйгедә катнашу өчен республикадан барлыгы 7 шәһәр гариза тапшырган булган.  Болгар, Зәй, Яшел Үзән, Алабуга, Лаеш һәм Лениногорск шәһәрләре җиңгән.

“50 меңнән 100 меңгә кадәр кеше яшәүче кече шәһәрләр” төркемендә Алабуга шәһәре җиңү яулаган. Биредә алган 95 миллион сум грант ярдәмендә шәһәрдәге Шишкин буасы территориясе халыкка җәен генә түгел, ел әйләнәсе хезмәт күрсәтәчәк.

Шушы ук номинациядә җиңү яулаган Яшел Үзән районында 95 миллион сумлык грантка “Алтынов” паркын төзекләндереп, уңайлы маршрутлар ярдәмендә шәһәрнең ике өлешен тоташтырырга җыеналар.

Лениногорск районында исә грант акчасына Менделеев урамында урнашкан буалар каскадында спорт кластеры булдырылачак. Аерым алганда биредә рекреацион-сәламәтләндерү маршруты пәйда булачак.

“20 меңнән 50 меңгә кадәр кеше яшәгән кече шәһәрләр” номинациясендә 85 миллион сум грант откан Зәй шәһәрендә исә яңа “Яшьләр” паркы барлыкка киләчәк. Анда тамп-трек, паркур зонасы белән Яшьләр үзәге дә пәйда булачак.

“Халкы 20 меңнән артмаган кече шәһәрләр” номинациясендә җиңү яулаган Лаеш һәм Болгар шәһәрләренең һәркайсы 70 миллион сум грант откан. Лаешта бу акчаны “Ак таулар” мәдәни-рекреация кластеры булдыруга, Болгарда “Спасс Болгары” шәһәренең социаль-мәдәни үзәген төзекләндерүгә тотмакчылар.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан әлеге илкүләм бәйгедә инде алтынчы тапкыр катнаша. 2018 елдан бирле әлеге бәйгедә республикадагы 32 иҗтимагый киңлек җиңү яулаган. Шул вакыттан бирле республиканың кече шәһәрләре барлыгы 2 миллиард сумнан артык грант откан.

https://vatantat.ru/2022/08/89835/

Рамия Гарифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X