Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тимәштә мунча янды

15 июнь көнне янгын сүндерү бүлегенә “112” бердәм номеры аша Тимәштән хәбәр килә.


Хәбәрдә Утыз Имәни урамындагы, 71 нче йортта мунча яну турында әйтелә.
Янгын урынына янгын сүндерү часте хезмәткәрләре китә. Шулай ук урынга “Ашыгыч ярдәм”, газ хезмәте, электр челтәре, эчке эшләр бүлеге дә килә.

Мунча һәм сарай бер түбә астында була, гомуми мәйдан –  65 квадрат метр.  Мунча бүрәнәдән төзелгән, мич белән ягыла, түбәсендә – шифер.   

Янгын сүндерүчеләрне хуҗабикә каршы ала. Эчке якта зыян күрүчеләр юк дип әйтә.

Янгын нәтиҗәсендә мунчаның түбәсе тулысынча, ә сарай түбәсенең бер өлеше янып бетә.
Беренчел сәбәп – электрүткәргечләрен монтажлаганда кагыйдәләрне бозу.

 

Игътибар итегез! Йортта яки сарайда, мунчада электрүткәргечләр төзек булсын. Изоляцияләнмәгән электр чыбыкларын, кабельләрне һәм файдаланылмый торган электр челтәрләрен көчәнеш белән калдырмагыз. Электр чыбыкларын һәм кабельләрне бәйләргә һәм борырга ярамый. Барлык кагыйдәләрне саклагыз.

Дамир Вильданов, янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы

 

фото: https://pixabay.com/ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X