Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урдалыда яшәүче Нәгыймә әбине Президент котлады (фотолар)

Урдалы авылында туып-үсеп, шунда гомер иткэн Нәгыймә апа Гомәровага 90 яшь тулды. Үткән шимбәдә юбилярны котларга анын балалары жыелды. Анда шулай ук авыл башлыгы Мосавир Мостафин һәм авылның ветераннар советы рәисе Әсхәт Хәйретдинов катнашты. Бөтен гомерен туган авылында үткәргән, тыл ветераны Нәгыймә апа тормыш иптәше мәрхүм Инжир абый белән 4...

Урдалы авылында туып-үсеп, шунда гомер иткэн Нәгыймә апа Гомәровага 90 яшь тулды.
Үткән шимбәдә юбилярны котларга анын балалары жыелды. Анда шулай ук авыл башлыгы Мосавир Мостафин һәм авылның ветераннар советы рәисе Әсхәт Хәйретдинов катнашты.
Бөтен гомерен туган авылында үткәргән, тыл ветераны Нәгыймә апа тормыш иптәше мәрхүм Инжир абый белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Нәгыймә апаның үсмер еллары сугыш вакытына туры килә.
Сугыш чорында куйган хезмәтләре өчен "Фидакарь хезмәте өчен " медале белән бүләкләнә.
Авыл башлыгы юбилярны котлап, Россия Федерациясе Президентының котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды. Нәгыймә апа олы яшьтә булуына карамастан, нигезендә берүзе исән-сау гомер итеп ята, әле зиһене дә әйбәт, атна саен шәһәрдән хэл белергә кайткан балаларын каршы алып, озатып кала.
Әлфинур Галимова,
Урдалы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев