Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа дәүләт ярдәме гаиләләр өчен бик яхшы булачак, ди Гүзәл Удачина

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында тәкъдим иткән өстәмә ярдәм чаралары демографик хәлгә уңай йогынты ясаячак, ди Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина.

Бу хакта Андрей Кузьминга «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы өчен биргән интервьюсында сөйләде.

«Гражданнарның абсолют күпчелеге акча вәгъдә иткән өчен балалар табу турында карар кабул итми. Әмма шундый ярдәм мөһим һәм принципиаль булган гаиләләр дә бар. Минем уйлавымча, әлеге категория өчен өстәмә түләү мөһим ярдәм булачак һәм аларны бала табуга этәрәчәк», — диде Гүзәл Удачина.

Аның сүзләренчә, тагын бер уңай яңалык башлангыч сыйныф укучыларын бушлай ашату мәсьәләсе хәл ителә. Бүген субъектлар һәм муниципалитетлар дәрәҗәсендә бу мәсьәлә төрлечә иде. Татарстанда да муниципалитетлар, мәктәптә балаларның нинди ташламалы категориясен бушлай ашавын төрлечә хәл итә, диде балалар омбудсмены.

«Бу балалар арасындагы мөнәсәбәтләрдә микроклиматка йогынты ясый. Балаларны аз керемлелек һәм ярлылык кебек төшенчәләр турында уйларга этәрүнең кирәге юк. Яңа чара тигезлек хисе уятачак. Мин бу искиткеч инициативаны хуплыйм», — дип йомгаклады ул.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X