Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якын киләчәктә яман шешне җиңеп булачак (КИҢӘШЛӘР)

Татарстанда онкология хезмәтенең эшли башлавына 70 ел. Шул уңайдан "Корстон" сәүдә үзәгендә "Яман шешне диагностикалау һәм дәвалау эволюциясе" темасына конференция ачылды. Әлеге чарага төрле чит илләрдән, Россия төбәкләреннән килгән галимнәр, табиблар онкологик авыруларны кисәтү, әлеге өлкәдә мөһим мәсьәләләр хакында сөйләште. Бүген Татарстанда яшәүче һәр 43 нче кеше яман шеш авыруы...

Татарстанда онкология хезмәтенең эшли башлавына 70 ел. Шул уңайдан "Корстон" сәүдә үзәгендә "Яман шешне диагностикалау һәм дәвалау эволюциясе" темасына конференция ачылды.

Әлеге чарага төрле чит илләрдән, Россия төбәкләреннән килгән галимнәр, табиблар онкологик авыруларны кисәтү, әлеге өлкәдә мөһим мәсьәләләр хакында сөйләште.


Бүген Татарстанда яшәүче һәр 43 нче кеше яман шеш авыруы белән онкодиспансерда исәптә тора. Бу 91 меңнән артык авыру кеше дигән сүз. Әле кайчан гына бу авыру дәвалап булмаслык чир булып тоелса, ул диагнозның исемен әйтергә дә шүрләсәләр, хәзерге заманча медицина авыруны җиңүнең төрле юлларын эзли. Югары технологияле җайланмалар авыруның беренчел билгеләрен ачыклап, пациентларны вакытында дәваларга, терелтергә ярдәм итә. Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев: "Бөтен дөньяда рак белән авыру очраклары XXI гасыр башында теркәлә. Яман шешене дәвалауда бөтен дөнья галимнәре тырышлык куя. Якын киләчәктә бу чирне җиңеп булыр дип ышанам", - ди.

Онкологик диспансер эшли башлаган 1946 елларда анда бары 5 койка урын исәпләнгән. Бүген Республика клиник онкологик диспансеры Идел буе Федераль округында зур дәрәҗәгә ия. Анда 1115 ятак исәпләнә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова да чыгышында искәртеп узды.

Без бүген онкология хезмәтендә заманча диагностик алымнар арсеналына ия. Без алдынгы халыкара тәҗрибәгә таянып, кыска вакыт эчендә иң заманча технологияләрне үзләштерәбез. Бүген онкология хезмәтендә кадрлар потенциалы да куәтле. Радиохимиклар, радиофармацевтлар, радиофизиклар кебек белгечләр дә бездә бар. Быел онкологик авыруларга каршы көрәш елы дип игълан ителде. Диспансеризация дә уңай нәтиҗәләр күрсәтте. Яман шешне ачыклау 17 процентка артты. 735 авыруның 75,4 процентында ачыкланган яман шеш - 1, 2 стадиядәге рак. Димәк, без бу авыруларны коткарып кала алачакбыз дигән өмет бар, - диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин.

Сәламәтлек саклау министры Адел Вафиннан рактан саклану өчен 10 киңәш:

1. Тәмәке тартма.

2. Алкогольле эчемлекләрне чамасыз кулланма.

3. Кояш нурларыннан саклан, солярийлар киңәш ителми.

4. Эш урынында куркынычсызлык таләпләрен үтә.

5. Дөрес туклан: яшелчә, җиләк-җимеш аша.

6. Артык гәүдә авырлыгыннан саклан (көненә 40 минут булса да физик активлык кирәк).

7. Канлы бүлендекләр, шешләр, төерләр тойсаң, хастаханәгә мөрәҗәгать ит.

8. Ир-атларга: 45 яшьтән соң медицина тикшерүе узарга кирәк.

9. Хатын-кызларга: 35-45 яшьтә - ике елга бер тапкыр, 45 яшьтән соң, ел саен күкрәкне УЗИга төшерү, маммография ясату мөһим. (өч һәм аннан да күбрәк баланы имезгән анада күкрәк рагы очрагы кимрәк күзәтелә)

10. 20 яшьтән соң һәр хатын-кыз гинекологта тикшерү узарга тиеш.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев