Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Яшьләр өчен гаилә үрнәге – Әкълимә апа белән Хәмит абый

Яңа Чыршылыда туып, хәзер Лениногорскида яшәүче Әкълимә апа белән Хәмит абый Җиһангировларның бергә тормыш корып яши башлауларына 65 ел тулган.


 


Бүгенге көндә дә балалары, туганнары, күршеләренә тату гаилә үрнәге булып, Горький урамындагы курчак өедәй матур итеп карап-җыеп торылган фатирларында тыйнак кына гомер кичерәләр. Озак еллар шәһәребезнең хезмәт оешмаларында эшләгәннәр, Хәмит абый 40 елдан артык СУМРда тракторчы булган, Әкълимә апа тегү фабрикасында  көч куйган. Алар  Лениногорскиның яшьтәшләре, “чишмә башында “ торган кешеләр.

 Әкълимә апаның әнисе Гатифә, әтиләре сугышка киткәч җиде бала белән калган, аларның өчесе – үги балалар, әле сугышка кадәр, ул өч баласы белән, үзе кебек өч балалы ялгыз калган әтиләренә тормышка чыккан: “Безнең инәйнең йөрәге бер генә түгел – ике булган, бер йөрәк белән генә шулкадәр авырлыкка түзә алмас, бөтенебезне бер итеп, тиң күреп үстерә алмас иде”, -дип сөйли аның турында Әкълимә апа. Кул арасына керә башлаган кыз йорт эшләрен башкаруны, кечерәк туганнарын карауны үз өстенә алган: “Буем җитмәгәч урындыкка басып казан чистартканым гел исемдә”, -  ди ул.

 Әкълимә кечкенә булса да, әнисенә никадәр авыр булганын аңлап-белеп торган, әз булса да ярдәм итәр өчен ун яше тулар-тулмас колхоз фермасына бәрәннәр карарга барган.
-    Инәй җиде баланы ничек тәрбия итеп тә, тамакларын туйдырып та бетерсен, ә фермада бәрәннәр караган өчен биш кашык он бирә иделәр – хезмәт хакым шул булды, - ди Әкълимә апа.
  Бәхеткә, әтиләре сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан. Гаилә, балалар өчен әниләре белән бергә җиң сызганып көчен куйган.
-    Әтинең белмәгән эше юк иде, ул мич тә чыгарды, киез итек тә басты, мал-туар да карады, әни гел аның янәшәсендә булды, - дип искә ала Әкълимә апа.

   “Оясында ни күрсә, очканда да шул булыр” дип юкка әйтмәгәннәр бит, эш сөючән, башкаларны кайгырта белү хисе әти-әниләреннән килгән аларга. 1950 елда безнең якларда нефть табылу турында хәбәрне ишеткәч, әнисенең  Сугышлыда яшәүче абыйлары үз кызына да, Әкълимәгә дә кирәкле язулар юллап, нефтьчеләргә җир казу эшенә урнаштырган. Берничә елдан, үзе кебек эшчән, инсафлы Яңа Чыршылыда туып-үскән Хәмит белән танышып гаилә корганнар.

Исламия Галимова.

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X