Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ЙОЛДЫЗНАМӘ (25 – 31 май)

Кучкар (21.03-20.04)лар, әгәр дә тормышыгыздагы уңай вакыйгалардан качырга тырышмасагыз, Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен һәрвакыт тоярсыз. Аннан мәхәб­бәткә әверелергә мөмкин булган романтик танышу да инкарь ителми. Сөйгән кешегез күңелле "сюрприз" әзерләр. Үгезбозау (21.04-21.05)ларның атна башында гаиләдәге мөнәсәбәтләре бик яхшы булыр, балаларыгыз шатландырыр. Әмма атна уртасында бар да үзгәрер, сезгә үз позициягезне якларга,...

Кучкар (21.03-20.04)лар, әгәр дә тормышыгыздагы уңай вакыйгалардан качырга тырышмасагыз, Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен һәрвакыт тоярсыз. Аннан мәхәб­бәткә әверелергә мөмкин булган романтик танышу да инкарь ителми. Сөйгән кешегез күңелле "сюрприз" әзерләр.
Үгезбозау (21.04-21.05)ларның атна башында гаиләдәге мөнәсәбәтләре бик яхшы булыр, балаларыгыз шатландырыр. Әмма атна уртасында бар да үзгәрер, сезгә үз позициягезне якларга, дөрес булуыгызны дәлилләргә туры килер. Шулай да гаделлек өстен чыгып, бар да җайланыр.
Игезәк (22.05-21.06)ләр, үз көчегезгә бик нык ышанган хәлдә дә башкалар ярдәменнән баш тартмагыз. Эшегездә хезмәттәшләрегез белән уртак уңышка ирешерсез. Проблема булса, югалып калуыгыз бар. Ләкин бу вакытлыча гына. Күңелсезлекләр тиз арада артта калып, тынычланып калырсыз.
Кысла (22.06-22.07)лар, бу атнада вак-төяк мәшәкатьләр дә сезне бик нык борчуга салыр. Үз эчегезгә бикләнеп, аны тагын да катлауландырмагыз, эшләрегезне тәртипкә салыгыз. Проблемаларны чишәр өчен бик нык тырышырга туры килер. Ял көннәрендә аның җимешләрен татырсыз.
Арыслан (23.07-22.08)нар, сизгерлегегез һәм интуициягез көчәеп китү нәтиҗәсендә артык хисчән һәм тиз рәнҗи торган кешегә әверелүегез бар. Тирә-юньдәгеләр эш-гамәлләрегезне аңлап җит­кер­мәсә дә үзгәрергә тырышмагыз. Атна ахыры яңа эшләр башлау өчен кулай.
Кыз (23.08-22.09)ларның гаиләдәге мөнәсәбәтләре атна дәвамында яхшы булыр. Якын кешеләрегез белән күңелле мизгелләр кичерерсез. Әмма эштә гадәттәгедән ныграк тырышырга туры килер. Һөнәри позициягезне саклар өчен күпсанлы йөкләмәләр үтәргә кирәк булачак.
Үлчәү (23.09-23.10)ләр, атнаның беренче яртысында күңелсезлекләр күп булса да кискен үзгәрешләргә омтылмагыз. Ашыгыч карарларга килә күрмәгез. Иң яхшысы үз агымы белән барсын, юкса ахырдан бик нык үкенергә туры килмәгәе. Бөтен мөһим чараларны атна ахырына калдырыгыз.
Чаян (24.10-22.11)нарны бу атнада дөнья мәшәкатьләре, көндәлек бер төсле тормыш ялыктырыр. Шуңа атна башында иң яхшысы - үз эчегезгә бикләнеп, мөмкин кадәр әзрәк кеше белән аралашу. Хәзерге вакытта гамәлгә аша алмаган яңа идеяләр тууы депрессиягә китерергә мөмкин. Үзегезне кулга алыгыз, бар да җайланыр.
Укчы (23.11-21.12)лар атна башында кыен хәлгә калыр. Сезгә ике каршылыклы фикер белән көрәшергә туры килер. Аның кайсы дөрес, кайсы юк икәнен белү өчен бик нык тырышырга туры килер. Киләчәктә нинди юлдан баруыгызны ачыклау вакыты җитте. Актив булсагыз, кыенлыкларны җиңәрсез.
Кәҗәмөгез (22.12-18.01)ләр, сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләр бик яхшы түгел. Фикер каршылыгы орышу-талашуларның сәбәпчесе булыр. Ахыры ничек тәмамланачагы сездән тора: юлларыгыз мәңгегә киселер яисә уртага салып сөйләшеп, уртак фикергә килерсез.
Сукояр (19.01-18.02)лар, килеп туган хәлне ашыкмыйча, ахырын уйлап бетереп чишәргә кирәк. Дөрес хәл итүегез һөнәри өлкәдә, шулай ук шәхси тормышта да уңышка китерер. Романтик танышулар
яисә элеккеге мөнәсәбәтләрнең яңаруы көтелә.
Балык (19.02-20.03)лар, атна башында ук җитди эшләр белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Үз алдыгызга куелган максатка зур ышаныч белән барырсыз. Эчке тоемлавыгыз бәхәсле мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итәчәк. Һөнәри өлкәдәге уңышларыгыз гаилә мөнәсәбәтләренә дә уңай тәэсир итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев