Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Заман сулышы"на ташлама белән язылу ункөнлеге башланды

Бүгеннән почта бүлекчәләрендә газета - журналларга киләсе яртыеллыкка арзанрак бәядән язылып була.

Ташламалар 13 процентка кадәр каралган. Бу акцияне «Почта России» акционерлык җәмгыяте оештыра.

Татарстан Республикасының «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бу акциядә үзенең басмаларын тәкъдим итә. 13 процентка кадәр ташлама белән район газетлары - "Заман сулышы", "Лениногорские вести", шулай ук  татар халкының танылган «Сөембикә», «Казан утлары», «Идел», «Чаян» һәм башка журналларга, «Шәһри Казан» газетасына, шулай ук балалар өчен чыгып килүче «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналларына, «Көмеш кыңгырау» газетасына язылып була.

Язылуны шулай ук онлайн башкарырга мөмкин. tatmedia.ru/podpiska сайтында онлайн язылу формасын тутырырга кирәк.

Акция 13 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев