Заман сулышы

Автомобиль руле артына кечкенә улын утырткан хатынга 35 мең штраф салганнар

Кечкенә улын руль артына утырткан Чаллыда яшәүче күп балалы ханымны 35 мең сумга штрафка тартканнар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

Социаль челтәрләрдә провокацион ролик пәйда булган иде. Анда Чаллыда яшәүче күп балалы ана Агина Алтынбаева 6 яшьлек улын автомобиль руле артына утырткан. Малай автомобильне сәгатенә 130 чакрымга кадәр куып бара, ә Агина бу вакытта кесә телефоны камерасына барган юлны төшерә.

Хатын полиция хезмәткәрләренә баланы машина белән идарә итәргә өйрәтәсе килгәнгә руль артына утыртканын аңлата. Шул ук вакытта Алтынбаева юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын төгәл аңлаган.

Алтынбаевага карата административ хокук бозулар буенча 35 мең сумлык биш беркетмә төзелде. Моннан тыш, хатын-кызны балаларны карап тоту һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсе дә каралачак. Материаллар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәреләчәк.

  •     Алтынбаеваның провокацион видеороликлар «йолдызына» әверелүе беренче тапкыр гына түгел – апрель аенда хатын-кыз кулындагы сабый белән руль артында шәһәр буйлап йөргән.
  •     Хатын-кыз гамәлләре белән ЮХИДИ инспекторлары, Тикшерү комитеты, шулай ук Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина кызыксынды.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/19/197208/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: