Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Игътибар, сезне видеокамера төшерә

Хокук бозуларны профилактикалау белән кем шөгыльләнергә тиеш? Полиция генәме? Шәһәр мэры Р. Хөсәенов җитәкчелегендә үткән ведомствоара комиссиянең киңәйтелгән утырышында сүз шул хакта барды. Бүгенге көндә шәһәрнең халык күп җыела торган урыннарында видео-күзәтү камералары урнаштырылган. Алар эчке эшләр бүлегенең дежур частенә тоташтырылып, тәүлек буе күзәтелеп тора. Әгәр 2008-2010 елларда 5 шундый...

Хокук бозуларны профилактикалау белән кем шөгыльләнергә тиеш? Полиция генәме? Шәһәр мэры Р. Хөсәенов җитәкчелегендә үткән ведомствоара комиссиянең киңәйтелгән утырышында сүз шул хакта барды.


Бүгенге көндә шәһәрнең халык күп җыела торган урыннарында видео-күзәтү камералары урнаштырылган. Алар эчке эшләр бүлегенең дежур частенә тоташтырылып, тәүлек буе күзәтелеп тора. Әгәр 2008-2010 елларда 5 шундый камера урнаштырылган булса, быел алар сигезгә арткан. Шуның җидесе - Урман паркы, хакимият, Үзәк мәйдан, ротонда, трамплин, стадион, фонтан тирәсендәгеләре Интернет челтәренә дә ( "Безопасный Татарстан" сайты - tatmvdcamera.ru) тоташтырылган.

- Интернет аша гражданнар әлеге камералар чагылдырган сурәтне күрә һәм хокук тәртибен саклауда үз өлешен кертә ала, - диде әлеге мәсьәлә буенча чыгыш ясаган ТР Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча начальник урынбасары Ринат Закиров.

- Видео-күзәтү камераларының нәтиҗәлелеге турында анализ бармы? - дигән сорау бирделәр.

- Быелның тугыз ае эчендә алар полиция хезмәткәрләренә 5 җинаять ачарга, 194 административ хокук бозу очрагын ачыкларга ярдәм итте,-дигән җавап булды.

Димәк, нәтиҗәсе бар. Тик ахырга хәтле эшләп бетерергә генә кирәк. Шәһәр мэры Рәгать Галиәгъзамович билгеләп үткәнчә, әлеге камералар җинаятьчелекне киметү ролен үтәргә тиеш:

- Без видео-күзәтү камераларын кимчелек, җитешсезлекләрне алдан күрү өчен урнаштырдык. Ягъни, алар ярдәме белән җинаятьне булдырмый калырга тиешбез, - диде.

Хокук тәртибен саклау белән шөгыльләнүче җәмәгатьчелек пунктлары (опорные пункты) эшчәнлеге турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев чыгыш ясады. Әлеге пунктлар берничә төрле роль уйный. Беренчедән, полиция белән берлектә җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итә. Икенчедән, төрле сораулар буенча халыкны кабул итә. Шуңа да күп кенә проблемалар урында хәл ителә. Бүген Лениногорскида 6 җәмәгатьчелек пункты бар. Әгәр бер-ике ел элек алар бик яхшы хәлдә булса, хәзер кичектергесез ремонт таләп итәләр.

Шәһәр мэры карары нигезендә, алар аерым предприятиеләргә беркетелгән, тик эшкә тотынучы гына юк: киңәшмәдә әлеге предприятиеләргә ремонт ясау, төрле җиһазлар белән тәэмин итү вакыты җиткерелде.

Халык телендә ДНД дип йөртелүче һәм башкалардан беләгенә кызыл тасма бәйләгән булуы белән аерылып торучы ирекле халык дружиналарының эшенә дә бәя бирелде ул көнне. Заманында хатын-кызлар, бигрәк тә кич - өенә кайтучылар соравы буенча барлыкка килгән. Аның республика хөкүмәте чыгарган законы, район башлыгы имзалаган карары, ел башында ук расланган графигы бар. 2011 елда ДНД га барлыгы 96 предприятие хезмәткәре чыккан. Араларында бик активлары аталды: "Лениногорскнефть" идарәсе һәм аның цехлары, Лениногорск УТТсы, Бөгелмә УТТсы, "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" җәмгыяте, "Татнефть" Сәүдә йорты, "Лениногорскгаз" идарәсе, "Торос - Молоко", "Роспотребнадзор", РРНУ, Мәгариф идарәсе, мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре. Дежурлык графигын бозучылар яисә чыгып та эленке-салынкы йөрүчеләр дә юк түгел. "Кара исемлектә" - "Лениногорскнефтестрой", НКТ "Сервис", ЛМЗ, "Максат" җәмгыяте, Лениногорск урман хуҗалыгы һәм башка предприятиеләр бар.

Бүген территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре яхшы гына эшләп килә. Ишегалды бәйрәмнәре, спорт чаралары, җәйге лагерь дисеңме, барысын да колачларга тырышалар. Тик яшьләргә игътибар тагын да күбрәк булырга тиеш. Бу турыда Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Ленар Шакиров чыгыш ясады. Ул киләчәктә ТОСлар базасында яшьләр белән эшләүче белгечләр булдыру кирәклеген ассызыклады. Алар яшүсмер, егет һәм кызларны начар юлга кереп китүдән саклау, төрле түгәрәк, секцияләргә тарту ролен үтәячәкләр. Бу мәсьәләгә карата сораулар күп иде, әлбәттә. Әлеге эшне ТОС җитәкчеләренә аударып калдырмаслармы, дигәне дә булды. Юк. Чөнки аерым кеше билгеләнәчәк. Алар бертөрле максат башкарып, төрле юнәлештә эшләячәк. Билгеле, аңлашылып бетмәгән яклары күп әле. Шуңа билгеле бер вакытка положениесен эшкәртү һәм башка якларын хәл итеп бетерү өчен җаваплы хезмәтләр билгеләнде.

Менә шулай, бөтен эшне полициягә генә йөкләп, кул кушырып утыра торган чак түгел. Бергәләп, күмәкләшеп хәл итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев