Заман сулышы

Күрше районда бер ана 8 яшьлек улын буып үтергән һәм үз-үзенә кул салган

Татарстанда әни кеше 8 яшьлек улын буып үтергән һәм үз-үзенә кул салган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

 

Кичә көндез Әлмәттә буып үтерелгән бала һәм әнисенең мәетләре табылган. Башлангыч фараз буенча, хатын-кыз үз-үзенә кул салган.

Бикләнгән фатирда мәетләрне баланың әтисе табып ала. Фатир ишеге эчтән бикләнгән була. Фаҗига алдыннан хатын-кыз язу калдырган.

Реклама

«Кече яшьтәге баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Урында оператив тикшерү төркеме эшли.

 

 https://tatar-inform.tatar/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: