Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскиның вакытлыча тоту изоляторыннан үтерүдә гаепләнүче качкан

Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча вакытлыча тоту изоляторы бүлегеннән үтерүдә гаепләнүче качкан, ул элек хөкем ителмәгән булган. Бу хакта кизү частенә 28 октябрьдә 21.25 сәгатьтә хәбәр ителгән. Изоляторда кизү торучы полиция өлкән лейтенанты Рөстәм Абдукәримов өч гаепләнүчене ишегалдына чыгарып ишекне бикләгән, ә аннары гаепләнүчеләрне һәм тоткыннарны һавага чыгару буенча...

Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча вакытлыча тоту изоляторы бүлегеннән үтерүдә гаепләнүче качкан, ул элек хөкем ителмәгән булган.

Бу хакта кизү частенә 28 октябрьдә 21.25 сәгатьтә хәбәр ителгән. Изоляторда кизү торучы полиция өлкән лейтенанты Рөстәм Абдукәримов өч гаепләнүчене ишегалдына чыгарып ишекне бикләгән, ә аннары гаепләнүчеләрне һәм тоткыннарны һавага чыгару буенча журнал тутыру өчен кабул итү пунктына кайткан. Берникадәр вакыттан полиция хезмәткәре тавыш ишетеп ишегалдына юнәлгән. Ике гаепләнүче өченче җинаятьченең качуын хәбәр иткән.
Р.Абдукәримов бу хакта кизү частенә хәбәр иткән, тревога буенча барлык шәхси состав качкынны эзләүгә юнәлгән.
Хәзерге вакытта эзләү эшләре дәвам итә.
Бу гадәттән тыш хәл кизү изоляторы хезмәткәренең дисциплинаны бозуы, ЭЭМ ның район бүлеге җитәкчелеге тарафыннан сак таләпләре үтәлү буенча контроль булмау, тоткыннарны чыгарып йөртү ишегалдын тиешенчә тикшермәү нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Бу факт буенча тикшерү үткәрелгән, нәтиҗәдә полиция өлкән лейтенанты Рөстәм Абдукәримов эчке эшләр органыннан азат ителгән, ә полиция бүлеге җитәкчеләре дисциплинар җаваплылыкка тартылган, дип хәбәр итә ТР буенча эЭЭМ матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: изолятор