Заман сулышы

Оныгы 88 яшьлек әбисен үтергән

Бу хәл Зәй шәһәрендә булган. 29 яшьлек ир сиксән сигез яшьлек әбисен, фатирын сатып, үзе янына Мәскәүгә күчеп китәргә күндерә. Озак та үтми әби фатирын сата, акчасын ала. Шул көнне ир аны алдап гаражга чакыра һәм башына чүкеч белән сугып, яраланган карчык өстенә такта өеп өстеннән бикләп чыга. Фатир саткан...

Бу хәл Зәй шәһәрендә булган. 29 яшьлек ир сиксән сигез яшьлек әбисен, фатирын сатып, үзе янына Мәскәүгә күчеп китәргә күндерә.

Озак та үтми әби фатирын сата, акчасын ала.

Шул көнне ир аны алдап гаражга чакыра һәм башына чүкеч белән сугып, яраланган карчык өстенә такта өеп өстеннән бикләп чыга. Фатир саткан 820 мең акчаның беразын туганнарына бирә, калганын үзе туздырып бетерә. Сораучыларга әбине чит илгә китте, дип ялганлый.

Әбинең үле гәүдәсен ярты елдан соң гына табып алалар. Почта хезмәткәрләре югалта аны, алар полициягә хәбәр итә. Шулай итеп гаепле онык тоткарлана һәм үз гаебен таный. Хәзерге вакытта җинаять эше төгәлләнеп, материаллар судка җибәрелде ,дип хәбәр итә республика буенча тикшерү комитеты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: