Суд приставлары бурычлы кешеләрне яки аларның автомобильләрен мобиль телефон аша эзләп таба алачак.
Россия белгечләре мобиль телефон аша урамдагы машиналарның номерын видеокамерага төшереп, шунда ук аларның бурычлары булган хуҗаларын ачыкларга мөмкинлек бирүче мобиль программа ясаган.
Әлегә кадәр мондый эшне махсус җайланма белән генә башкарып була иде, хәзер исә гадәти телефон...
Суд приставлары бурычлы кешеләрне яки аларның автомобильләрен мобиль телефон аша эзләп таба алачак.
Россия белгечләре мобиль телефон аша урамдагы машиналарның номерын видеокамерага төшереп, шунда ук аларның бурычлары булган хуҗаларын ачыкларга мөмкинлек бирүче мобиль программа ясаган.
Әлегә кадәр мондый эшне махсус җайланма белән генә башкарып була иде, хәзер исә гадәти телефон да җитә. Суд приставына машина хуҗасын көтеп аласы, бурычларын түләттерәсе, яки инде милкенә, шул исәптән машинасына арест саласы гына кала. Беренче тәҗрибәләр уңай нәтиҗә бирде, дип ассызыклый приставлар.