Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Урлаганда - тотылган

Кышның бер төнендә "Татнефть-Охрана" шәхси сак предприятиесе җәмгыятенең хокук бозуларны булдырмау службасы хезмәткәрләре, "Лениногорскнефть" идарәсенең хәвефсезлек службасы хезмәткәрләре белән берлектә, җинаять урынында бер төркем ир-атны тоткарлый. Җинаятьчеләр "МАЗ" автоцистернасы һәм "Нива" автомобилендә була. Берсе нефть һәм нефть продуктларын урлауны оештыру җинаятенең башлыгы буларак, берничә мәртәбә хокук саклау органнарына шик астына...

Кышның бер төнендә "Татнефть-Охрана" шәхси сак предприятиесе җәмгыятенең хокук бозуларны булдырмау службасы хезмәткәрләре, "Лениногорскнефть" идарәсенең хәвефсезлек службасы хезмәткәрләре белән берлектә, җинаять урынында бер төркем ир-атны тоткарлый.


Җинаятьчеләр "МАЗ" автоцистернасы һәм "Нива" автомобилендә була. Берсе нефть һәм нефть продуктларын урлауны оештыру җинаятенең башлыгы буларак, берничә мәртәбә хокук саклау органнарына шик астына эләккән булган.

Районның Горкино авылыннан 3 километр ераклыкта урнашкан "Лениногорскнефть" идарәсе торбаүткәргечендә тәүлек буена күзәтү оештырыла. Җинаятьчеләр нәкъ менә шунда - торбаүткәргечтән автоцистернага нефть тутырган вакытта тоткарлана да. Хокук сакчылары килгәндә, җинаятьчеләр нефтьүткәргечтән 7 кубметр "кара алтын" урларга өлгерә. Лениногорск нефтьчеләренә 65 мең сумнан артык матди зыян килгән булыр иде.

Әлеге факт буенча РФ җинаять кодексының 158 нче маддәсе, 3 нче кисәге буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү вакытында "МАЗ" һәм "Нива" автомашиналары полициянең махсус стоянкасына куелган. Тикшерү эшләре дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев