Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Ягулык буенча "осталар"

Хәзерге вакытта автотранспортлардан ягулык-майлау материалларын урлауны кисәтүче системалар эшли. Күптән түгел шундый «Мина» системасы «Лениногорскнефть» идарәсенең ЦДНГ-5 янында 3нче номерлы скважина территориясенә куелган иде. Шул төнне ике лениногорскилы бульдозердан ягулык урлаганда, «Страж» программасына хәбәр килә. Күп тә үтми «Витязь» сак патруле килеп, теге каракларны тоткарлый. Алары 200 литр дизель ягулыгын...

Хәзерге вакытта автотранспортлардан ягулык-майлау материалларын урлауны кисәтүче системалар эшли.


Күптән түгел шундый «Мина» системасы «Лениногорскнефть» идарәсенең ЦДНГ-5 янында 3нче номерлы скважина территориясенә куелган иде. Шул төнне ике лениногорскилы бульдозердан ягулык урлаганда, «Страж» программасына хәбәр килә. Күп тә үтми «Витязь» сак патруле килеп, теге каракларны тоткарлый. Алары 200 литр дизель ягулыгын салдырып өлгергән була инде. «Лениногорск УТТ» һәм «УК Татспецтранспорт» җәмгыятенә китергән зыян күләме - 6 мең 682 сум.
Тикшерү барышында ачыкланганча, каракларның кыңгыр эшләре бу гына түгел икән. Шушы елның 19 мартына каршы төндә шул ук «Лениногорскнефть» идарәсенең ГЗУ-53 янында булган УТТ бульдозерыннан 260 литр ягулык урлаганнар.
Ул төнне генә урлау җитмәгән, күрәсең, икенче төнне дә «ауга» чыкканнар. Идарәнең Чертанлы авылы янындагы ГЗУ-8 карамагындагы бульдозерны «чишендергәннәр»: су радиаторын, картер блогын алганнар. Предприятиегә килгән зыян - 14 мең 211 сум.
Аннан алда, февраль аенда чит милектә булган бульдозердан 240 литр, 8 мең 13 сумлык ягулыкны салдырганнар. Бу эшләре март аенда да дәвам иткән.
Барлыгы урланган ягулыкның күләме - 1210 литр. «УК Татспецтранспорт» җәмгыятенә килгән зыян 54 мең 615 сум тәшкил итә. Хәзер барлык фактлар буенча да тикшерү эше бара.
Елена Филатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X