Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

Аңлашканнар

Сугыш еллары. Авылдагы яшүсмерләрне, хатын-кызларны колхоздан атлар җигеп, бер айга Курманай дигән җиргә урман кисәргә җибәргәннәр. Кискән агачларны, утын итеп, Келәүле станциясе янына ташыганнар. Ул чорда тимер юл транспорты ташкүмер, утын ягып йөри торган булган. Шулай, рус авылы аша үткәндә атларны су эчерергә дип, кое янына туктыйлар. Карасалар - улакта...

Сугыш еллары. Авылдагы яшүсмерләрне, хатын-кызларны колхоздан атлар җигеп, бер айга Курманай дигән җиргә урман кисәргә җибәргәннәр. Кискән агачларны, утын итеп, Келәүле станциясе янына ташыганнар. Ул чорда тимер юл транспорты ташкүмер, утын ягып йөри торган булган.

Шулай, рус авылы аша үткәндә атларны су эчерергә дип, кое янына туктыйлар. Карасалар - улакта су юк, ә коедан су алырга чиләк юк икән.
Берсе чиләк сорап бер йортка керә. Авыл малае русчаны белми дә белми инде. Шулай да "лошадь, вода, ведро" сүзләрен тезеп китә бу. Марҗа аның чиләк сораганын аңлый, малайдан исемен сорый. Ә тегесе - аңламый. Марҗа үз исемен әйтә: "Я - Маша, я Маша",- ди. Тегесе дә аңлап: "Низам",- дип җаваплый.
Марҗа татарчалап:
- Низам, ана чиләк, возьми,- ди.
Малай, "Низам" дигәнне "Не дам", дип, "возьми" сүзен "Нәҗми", дип ишетеп, иптәше Нәҗмине кертеп җибәрә.
Марҗа, монысы белән озын-озак "сөйләшеп" тормый, Нәҗминең кулына чиләк китереп тоттыра.
Шулай итеп, бер-берсен аңлашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чилђк