Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

"Карт егет" турында шигырь укып алыгыз

Әле кырык тулмаса да, Озак яшәгән кебек. Хатынсыз, баласыз кеше Авыл өчен карт егет. Урамдагы кыз - кыркынга, Элеккечә күз атмый. Клубка да чыгып йөрми, Кунак кызын озатмый. Гомернең салмак елгасы Бер көйгә генә агыш. Күзенә дә, йөзенә дә Сыланган сары сагыш. Гөлназ ямьсез, Гүзәл телчән, Ә Алсу җанга ятмый....

Әле кырык тулмаса да,
Озак яшәгән кебек.
Хатынсыз, баласыз кеше
Авыл өчен карт егет.
Урамдагы кыз - кыркынга,
Элеккечә күз атмый.
Клубка да чыгып йөрми,
Кунак кызын озатмый.
Гомернең салмак елгасы
Бер көйгә генә агыш.
Күзенә дә, йөзенә дә
Сыланган сары сагыш.
Гөлназ ямьсез, Гүзәл телчән,
Ә Алсу җанга ятмый.
Акыл белән сайлаганга,
Юньле кәләшне тапмый.
Димчеләрне кертмәгәнне
Бөтен тирә - як белә.
Әти - әнисенең менә
Онык сөясе килә!
Бүген төштә күргән сылу,
Өенә керер кебек.
Кызлар өчен инде карт ул,
Ә авыл өчен - егет.
Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карт егет