Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Хәрби сугышчыларны искә алдылар

6 нчы урта мәктәп һәм 12 нче лицейда, өлкән сыйныфларда хәрби-патриотик тәрбия бирү максатыннан, сыйныф сәгатьләре уздырылды. Алар Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 23 еллыгына багышланган иде. Сыйныф сәгатьләрен Балалар иҗат йортының Лев Плешивин исемендәге музей җитәкчесе Фәния Минһаҗева үткәрде. Ул Россия, Татарстан территорияләрен Әфганстан белән чагыштырып, безнең илебезнең тыныч һәм...

6 нчы урта мәктәп һәм 12 нче лицейда, өлкән сыйныфларда хәрби-патриотик тәрбия бирү максатыннан, сыйныф сәгатьләре уздырылды.
Алар Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 23 еллыгына багышланган иде. Сыйныф сәгатьләрен Балалар иҗат йортының Лев Плешивин исемендәге музей җитәкчесе Фәния Минһаҗева үткәрде. Ул Россия, Татарстан территорияләрен Әфганстан белән чагыштырып, безнең илебезнең тыныч һәм географик яктан уңайлы урында булуын аңлатты. Шулай ук террактның бүгенгесе көндә дә безне сагалап торуы турында сөйләде. Лениногорск районыннан Әфганстан җирләрендә һәлак булган 10 сугышчыны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. "30 минут эчендә укучылар күп кенә мәгълүмат ишетеп, кызыксынып тыңлап утырдылар",- ди Фәния Зиннәтовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Солдат

2
X