Кар, бозлы яңгыр явуы, буран һәм юлларда бозлавык булуы көтелә
Бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе куркыныч метеорология күренешләре турындагы шторм кисәтүе турында хәбәр таратты. Актив Көньяк циклоны Россиянең Европа өлешенә керүе белән бәйле рәвештә, Татарстан территориясендә 2 һәм 3 февральдә һава шартлары начарлануы фаразлана. Кар, бозлы яңгыр явуы, буран һәм юлларда бозлавык булуы көтелә. Шулай ук көньяктан...
Бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе куркыныч метеорология күренешләре турындагы шторм кисәтүе турында хәбәр таратты.
Актив Көньяк циклоны Россиянең Европа өлешенә керүе белән бәйле рәвештә, Татарстан территориясендә 2 һәм 3 февральдә һава шартлары начарлануы фаразлана. Кар, бозлы яңгыр явуы, буран һәм юлларда бозлавык булуы көтелә.
Шулай ук көньяктан 16-21 м/с ка кадәр җил, ә 2 февральдә иртән-көндез һәм 3 февральдә төнлә урыны белән 26 м/с кадәр (Казанда -24 м/с) җил булуы көтелә.
Юлларда - кар көртләре, кар "боткасы", бозлавык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев