Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Әлмәттә 8 нче каттан сикергән кыз Бөгелмәдән булган

Фаҗига булган йортта аның дусты яшәгән, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" сайты. Төзүчеләр проспекты, 39 нчы йортның 5 нче подъездындагы 8 нче каттан төскә биткә 27-29 яшьләрендәге кызның сикерүе турында хәбәр иң элек социаль челтәрдә пәйда булды. Фаҗига шаһитлары 8 кат тәрәзәсендә бер кыз пәйда булуын һәм мизгел эчендә аның...

Фаҗига булган йортта аның дусты яшәгән, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" сайты.


Төзүчеләр проспекты, 39 нчы йортның 5 нче подъездындагы 8 нче каттан төскә биткә 27-29 яшьләрендәге кызның сикерүе турында хәбәр иң элек социаль челтәрдә пәйда булды. Фаҗига шаһитлары 8 кат тәрәзәсендә бер кыз пәйда булуын һәм мизгел эчендә аның урамга атлавын әйтә. Кыз кеше йорт янында торган машиналар арасына килеп төшә. Шаһитлар шундук ашыгыч ярдәм чакыра. Ләкин табиблар зыян күрүчегә ярдәм итә алмый, алган җәрәхәтләрдән ул шундук үлә. Шул ук социаль челтәрдә 8 каттагы тәрәзәдә башка шәүләләр дә күренүе, кыз сикерү белән әлеге адәмнәрнең юкка чыгуы турында язалар. "Кызны төртеп төшерделәр", - дип фаразлаучылар да бар.

Әлмәт полиция бүлеге мәгълүматларынча, фаҗига 19 сәгать 22 минутта була. Сәбәпчесе 1987 елгы бөгелмәле - наркоман. Хокук сакчыларына аның наркотиклар куллануы мәгълүм. Әмма мәрхүмне яру нәтиҗәләре аның фаҗига вакытында наркотиклар кулланган булу-булмавын ачыкламаган.Төзүчеләр проспекты,39 нчы йортта һәлак булган кызның дус егете яшәгән. Ара-тирә ул анда кунып та кала торган булган. Кичә исә егет өйдә булмый.

Кыз үзе сикергәнме, әллә аңа "ярдәм иткәннәрме"? "Фаҗига сәбәпләре сүз йөртергә иртәрәк", - ди хокук сакчылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X