Владимир Путин бәяләрне йөгәнләргә боерды
Россия Президенты Владимир Путин төбәк башлыкларына азык-төлек бәяләрен игътибар үзәгенә алырга әмер бирде. Чамасыз бәя артулар күзәтелә икән, вакытында чарасын күрергә кирәк, ди Президент. - Бәяләр артуны беләбез, - ди Владимир Путин. - Ләкин әйбергә бәяләр арту һәр очракта да бездәге икътисадый хәл белән бәйле түгел. Бу уңайдан Россия генераль...
Россия Президенты Владимир Путин төбәк башлыкларына азык-төлек бәяләрен игътибар үзәгенә алырга әмер бирде.
Чамасыз бәя артулар күзәтелә икән, вакытында чарасын күрергә кирәк, ди Президент.
- Бәяләр артуны беләбез, - ди Владимир Путин. - Ләкин әйбергә бәяләр арту һәр очракта да бездәге икътисадый хәл белән бәйле түгел.
Бу уңайдан Россия генераль прокуроры Юрий Чайка прокуратура тарафыннан даруларга чамасыз бәя арту очракларының фаш ителүен җиткерде.
- Мин тиешле тикшерү үткәрү өчен йөкләмә әзерләдем. Аның буенча чаралар үтте, - диде Юрий Чайка. - Тикшерү төгәлләнде, хәзер шуларга анализ ясыйбыз. Дөрестән дә, дару бәяләренең чамасыз арту очраклары бар. Кайбер очракларда бәя 300-400 %ка кыйммәтләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев