Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Язгы күңелсезлек

Су басу буенча профилактик чаралар күрелүгә карамастан, шушы көннәрдә Сугышлы, Керкәле һәм Иске Писмән авылы халкына язгы күңелсезлек белән очрашырга туры килде. Бу авылларда берничә торак йортны, ишегалды корылмаларын су басты. Коткаручылар Сугышлыда 8 кешене, Керкәледә көймә белән өлкән яшьтәге бер парны эвакуацияләде. Авыл башлыклары хәбәр итүенчә, халыкны һәм мөгезле...

Су басу буенча профилактик чаралар күрелүгә карамастан, шушы көннәрдә Сугышлы, Керкәле һәм Иске Писмән авылы халкына язгы күңелсезлек белән очрашырга туры килде.
Бу авылларда берничә торак йортны, ишегалды корылмаларын су басты. Коткаручылар Сугышлыда 8 кешене, Керкәледә көймә белән өлкән яшьтәге бер парны эвакуацияләде. Авыл башлыклары хәбәр итүенчә, халыкны һәм мөгезле эре терлекне күчерү буенча тиешле чаралар күрелгән. Бу максаттан, кирәкле техника һәм йөзү җайланмалары эшкә җигелгән. Лениногорск районы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре тәүлек буе дежур тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ташу