Татарстан синоптиклары фаразына карагына, бүген республикада аязучан болытлы һава, бераз кар яву көтелә, көндез - урыны белән генә. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Иртән һәм көндез һава температурасы - 6дан 11гә, аязган вакытта 21 градуска кадәр салкын көтелә. Республиканың көньяк-көнбатыш раойннарында - иң җылысы, төньяк-көнчыгышта иң салкыны булачак.
Казанда көндез термометр...

Казанда көндез термометр баганалары 15 градуска кадәр төшәчәк. Аязучан болытлы һава, бераз кар яву ихтималы бар.
3 декабрьгә каршы төндә Татарстанда аязучан болытлы һава, урыны белән - бераз кар. Һава температурасы - 21, аязган вакытта 25 градуска кадәр салкын булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы үзәге урыны белән юлларда бозлавык булачагын кисәтә.