Заман сулышы

Аля әби 80 гә җиткәндә дә җитез, өлгер, кызыксынучан: әби дип тә булмый

Бер көнне редакциябезгә кечкенә, чандыр гына буйлы бер укучыбыз килеп керде. Үзе ашыга, өйгә кайтып малларны карыйсы бар, 40лап тавыгым, 6 кәҗәм, этләрем, песиләрем бар, ди. Газетны яратып укуы, һәр санын көтеп алуы турында да әйтергә онытмады.




Шәһәргә үз эшләре белән килгән, күрәсең, бер очтан безне, яраткан газеты хезмәткәрләрен күрергә дип кергән. Бу җитез әбигә безнең исләр китте дисәм, һич тә арттыру булмас. Үзе рус милләтеннән икән, ләкин татар телендә бик иркен аралаша. Бераздан үзеннән хат та килеп төште. Аралашу гына түгел, язуы да хатасыз, камил булып чыкты.

Безне гаҗәпкә калдырга әби - Аля Плешакова. Бүген ул Иске Писмән  авылында яшәп ята. Күпчелек яшьтәшләренең кебек үк, аның да тормышында да бала чактан ук бик күп авырлыклар, сынаулар булган.
-    Әтиемне белмим, без әни, әби белән өчәү яшәдек. Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 5 кенә ай иде. Ул вакытта Чүпрәле районында яши идек. Әни шунда шәфкать туташы булып эшләде. Сугыш елларында чәчәк һәм корсак тифы авырулары бик көчле булды. Әнине прививка ясау һәм авыруларны дәвалау өчен авылларга җибәрә иделәр. Ул өч-дүрт көнгә китеп эшләде, мин әби белән кала идем. Авылда ачлык, хәерчелек иде.  Бик авыр вакытлар...

Беренче класска барганда әбисе кечкенә Аляга чабата кидергән. Аңа кадәр бер аяк киеме дә кигәнем юк иде, ди ул. Өстенә каяндыр табылган иске бишмәт кидергән әбисе. Шулай итеп, ач-ялангач килеш 7 еллык мәктәпне тәмамлаган Аля. Ул елларда аларны бер татар гаиләсе сыендырган, мәктәптә дә татарча укыган ул. Шуңа күрә дә ул аның өчен туган теле кебек якын.

Мәктәпне тәмамлагач Аля Плешакова ике ел колхозда эшли. Паспорт алганнан соң Буа ветеринар техникумына укырга керә, дүрт елдан аны Лениногорск идарәсенә ветеринар фельдшер итеп эшкә җибәрәләр.


Гомере буе ул терлекләрне дәвалый, бозаулар үстерә. Аның үз эшен никадәр яратып башкаруын күпләр белә. Бүген дә аның эшкә чын күңелдән  бирелеп хезмәт итүен искә алучылар байтак.

Лаеклы ялга чыккач, бозауларын бик тә сагына ул. Терлекләргә олы мәхәббәте бүген дә шундый ук көчле. Шуңадыр да ул хәзер бөтен җанын-тәнен әтәч-тавыкларына, кәҗәләренә, алты эте һәм сигез песиенә биреп яши. Һәркайсын яратып иркәли, аларга бар яратуын, назын бирә.

Реклама

“Кайвакыт хайваннар кешеләрдән дә яхшырак була. Алар ачу сакламый, начарлык теләми, гомер буе сиңа тугры булып яшиләр. Алар дус та, ярдәмчеләрем дә”, - ди Аля апа куанып. Шушы күпсанлы хуҗалыгы белән көннәр буе мәш килеп, яшь турында уйларга да вакыты юк аның. Ә бит гыйнвар аенда 80 яшен тутырачак, Алла бирсә. Әле менә без килгән көнне кан басымым күтәрелде, дип борчылган иде, тик кая инде тик тору? Малларны ашатырга, карарга кирәк.


Гөлназ Хәйретдинова

Тулысынча "Заман сулышы" газетында укыгыз

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: