Заман сулышы

Бөгелмәдә әнисе белән кечкенә кызы газга агуланган

Кичә, 26 гыйнварда, Бөгелмә район үзәк хастаханәсенә газга агуланган 1976 елгы әни кеше белән аның 2011 елгы кызы китерелә. Алар биш катлы йорттагы фатирда яшәгән. Бу турыда "Интертат" хәбәр итә. Газ өчен җаваплы җирле оешма җайланмаларны тикшергәннән соң, су җылыту колонкасындагы төтен суыру системасының төзексезлеген ачыклаган. Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм...

Кичә, 26 гыйнварда, Бөгелмә район үзәк хастаханәсенә газга агуланган 1976 елгы әни кеше белән аның 2011 елгы кызы китерелә. Алар биш катлы йорттагы фатирда яшәгән. Бу турыда "Интертат" хәбәр итә.


Газ өчен җаваплы җирле оешма җайланмаларны тикшергәннән соң, су җылыту колонкасындагы төтен суыру системасының төзексезлеген ачыклаган.

Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәртүенчә, ис газына (углерод окисе) агулану гаять куркыныч һәм кешенең үлеменә дә китерергә мөмкин. Авыл җирлегендә мичнең төзексезлеге аркасында газга агулану ихтималы бик зур. Сак булсак иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: