Җиңү белән кайттылар
Нурлатта "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зональ этабы үтте.
Шәһәребез әлеге абруйлы конкурста дүртенче ел катнаша. Быел да Лениногорск гүзәлләре өч номинация буенча көч сынашты. Нәтиҗәдә, "Хатын-кыз сыйныф җитәкчесе" номинациясендә 7 нче мәктәпнең физика укытучысы Наталья Неруцких - I урынга, "Өченче буын героинясы" номинациясендә өч китап авторы,...
Нурлатта "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зональ этабы үтте.
Шәһәребез әлеге абруйлы конкурста дүртенче ел катнаша. Быел да Лениногорск гүзәлләре өч номинация буенча көч сынашты. Нәтиҗәдә, "Хатын-кыз сыйныф җитәкчесе" номинациясендә 7 нче мәктәпнең физика укытучысы Наталья Неруцких - I урынга, "Өченче буын героинясы" номинациясендә өч китап авторы, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы Рәйсә Фәтхуллина - I урынга, "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухилык" номинациясендә Туган якны өйрәнү музее директоры Наилә Галиева - III урынга лаек дип табылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз