Заман сулышы

Кишер, ит һәм бәрәңгегә бәя арткан

Узган атнада Татарстанда кайбер төр яшелчә һәм сыер итенең бәясе арткан. Бу хакта Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстандагы бүлеге хәбәр итә. Кишер, бәрәңге, кәбестә бәясе - 5-5,7 %ка арткан, алма һәм башлы суган - 4-4,6 %ка кыйммәтләнгән. Шулай ук сыр, дөге, маргарин, шикәр дә кыйммәтләнгән - арту 2,6-3,2 % тәшкил...

Узган атнада Татарстанда кайбер төр яшелчә һәм сыер итенең бәясе арткан. Бу хакта Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстандагы бүлеге хәбәр итә.


Кишер, бәрәңге, кәбестә бәясе - 5-5,7 %ка арткан, алма һәм башлы суган - 4-4,6 %ка кыйммәтләнгән. Шулай ук сыр, дөге, маргарин, шикәр дә кыйммәтләнгән - арту 2,6-3,2 % тәшкил итә. Тары, ак май, сыер ите, токмач, көнбагыш маена бәяләр 1,1-1,7 %ка арткан. Калган төр продукция бәяләре 1 %тан кимрәккә кыйммәтләнгән.

Шул ук вакытта карабодай ярмасына бәяләр 0,8 %ка төшкән.

http://intertat.ru/tt/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: кишер
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: