Заман сулышы

Лениногорскида "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Быел әлеге конкурста катнашучы командалар аеруча күп иде. Шушы көннәрдә шәһәр һәм райондагы 19 мәктәпнең яшьинспекторлары 12 нче лицейга җыелды. Беренчесе иҗади этап иде, инспекторлар үзләренең презентацияләрен күрсәтте. Икенче көнне "Яшьлек" стадионында велосипедта йөрү осталыклары буенча көч сынаштылар. Барлык нәтиҗәләр буенча, беренче урында - 12нче лицей командасы, икенчедә 2нче мәктәп,...

Быел әлеге конкурста катнашучы командалар аеруча күп иде. Шушы көннәрдә шәһәр һәм райондагы 19 мәктәпнең яшьинспекторлары 12 нче лицейга җыелды. Беренчесе иҗади этап иде, инспекторлар үзләренең презентацияләрен күрсәтте. Икенче көнне "Яшьлек" стадионында велосипедта йөрү осталыклары буенча көч сынаштылар.
Барлык нәтиҗәләр буенча, беренче урында - 12нче лицей командасы, икенчедә 2нче мәктәп, өченчедә Тимәш мәктәбе. Җиңүче командаларга мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды. "Юл куркынычсызлыгы программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесе бер катнашучыны да бүләксез калдырмады.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: