Заман сулышы

Лениногорскида янгыннар ешайды

19 гыйнварда төнге 12ләр тирәсендә Кирлегәч авылында янгын чыга. Хуҗалар түбәдән башланган янгынны үзләре дә соң күреп ала, ул арада ялкын телләре өйгә күчә. Урмышлы белән Федотовка авылларының янгын сүндерү машиналары фаҗига урынына оператив рәвештә килеп җитсә дә, 45 квадрат метр мәйдандагы йорт тулысы белән янып бетә. Бәхеткә, хуҗалар үзләре...

19 гыйнварда төнге 12ләр тирәсендә Кирлегәч авылында янгын чыга.
Хуҗалар түбәдән башланган янгынны үзләре дә соң күреп ала, ул арада ялкын телләре өйгә күчә. Урмышлы белән Федотовка авылларының янгын сүндерү машиналары фаҗига урынына оператив рәвештә килеп җитсә дә, 45 квадрат метр мәйдандагы йорт тулысы белән янып бетә. Бәхеткә, хуҗалар үзләре зыян күрми. Дүрт кешелек бу гаилә хәзер кызлары белән кияү йортына күченгән, дип хәбәр иттеләр авыл җирлегеннән.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: пожар
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: