Заман сулышы

Лениногорскилылар,мамык яндырмагыз

Тополь мамыгын яндыру аеруча куркыныч, дип кисәтә дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары. Хәзерге вакытта тополь мамыгын коя, шуңа да ишегалларында, юлларда ул өелеп ята. Аны яндыру зур янгынның сәбәбе булырга мөмкин, ялкынның янәшәдәге йорт, койма, автомобильләргә күчү куркынычы бар. Шуңа үзегез дә сак булыгыз, балаларның да ут белән шаяруына юл...

Тополь мамыгын яндыру аеруча куркыныч, дип кисәтә дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары.


Реклама

Хәзерге вакытта тополь мамыгын коя, шуңа да ишегалларында, юлларда ул өелеп ята. Аны яндыру зур янгынның сәбәбе булырга мөмкин, ялкынның янәшәдәге йорт, койма, автомобильләргә күчү куркынычы бар. Шуңа үзегез дә сак булыгыз, балаларның да ут белән шаяруына юл куймагыз. Янгынны кисәтү максатыннан, аны җыеп түгәргә, яисә өстенә күп итеп су сибәргә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: