Заман сулышы

Лениногорскилыларны Илдар Гыйлметдинов онлайн кабул итә

"Единая Россия" партиясенең Татарстандагы региональ бүлеге башкарма комитеты һәм "Вверх" порталы РФ Дәүләт Думасы депутатларының гражданнарны онлайн-кабул итү сериясен дәвам иттерәләр. Сишәмбе, 31 гыйнвар көнне, 12.30 сәгатьтә онлайн кабул итүне РФ Дәүләт думасы депутаты, милли мәсьәләләр буенча Дәүләт думасы комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов үткәрәчәк. Илдар Ирек улы белән теләге булган...

"Единая Россия" партиясенең Татарстандагы региональ бүлеге башкарма комитеты һәм "Вверх" порталы РФ Дәүләт Думасы депутатларының гражданнарны онлайн-кабул итү сериясен дәвам иттерәләр.

Сишәмбе, 31 гыйнвар көнне, 12.30 сәгатьтә онлайн кабул итүне РФ Дәүләт думасы депутаты, милли мәсьәләләр буенча Дәүләт думасы комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов үткәрәчәк. Илдар Ирек улы белән теләге булган һәр татарстанлы аралаша ала. Моның өчен үз соравыгызны 31 гыйнварга кадәр info@vverh-tatarstan.ruадресына җибәрү сорала (Исемегезне һәм кайдан икәнлегегезне күрсәтергә онытмагыз). Сорауларны шулай ук онлайн режимда бирергә мөмкин булачак.

Кабул итүнең онлайн-трансляциясе 31 гыйнварда, 12.30 сәгатьтә "Ввверх" порталында (vverh-tatarstan.ru) һәм "Единая Россия" региональ бүлеге сайтында (tatarstan.er.ru) үтәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: