Заман сулышы

Һәрбер балага назы, яратуы җитә аның

Балалар бакчасында сабыйларны өзелеп яратучы, күңеле белән үз эшенә бирелүче кешеләр генә эшли аладыр, мөгаен.

Язмамның герое - һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер, газиз балаларына кадерле әни, башка балаларга “икенче әни” булган тәрбияче  Рәмзия Рәис кызы Мөстәкыймова.

-    Тәрбияче булу җиңел түгел. Төркемдә егермедән артык сабый, аларның һәркайсы турында кайгыртырга, уртак тел табарга кирәк. Әмма җаваплылык  хисе бар нәрсәдән дә кадерлерәк, – дип елмая Рәмзия ханым.

Рәмзия Мөстәкыймованың    бу  өлкәдә эшләвенә утыз елга якын. Һөнәри эшчәнлеген 1991 елда шәһәребезнең 29 нчы балалар бакчасында кече тәрбияче буларак башлаган. Аның әнисе Рәйхана ханым да  гомер буе балалар бакчасында эшләгән. Гаиләдә бишенче бала буларак, кечкенә Рәмзия һәрвакыт әнисе аның янына эшкә килә торган булган  һәм бу һөнәрне үз итүендә аның роле, һичшиксез,  зур.

- Дөресен генә әйткәндә, мин тормышымда башка юлны сайлап, сату техникумына керергә уйлаган идем, тик ул вакытта укырга керергә нибары бер балл гына  җитмәде,  - дип мәктәпне тәмамлаган елларын искә ала Рәмзия ханым.

Ул көннәрдән бирле күпме сулар аккан.  Бары педагогик сыйныф белеме белән генә хезмәт юлын башлаган Рәмзия Рәис кызы хәзер үз эшенең чын остасы, күпләргә үрнәк булырлык шәхес. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, декрет ялда утырганда,  Бөгелмә педагогик училищесын, аннан читтән торып Ижевск шәһәрендә педагогик университетының психология бүлеген тәмамлый.

Рәмзия ханым  яраткан  эшенә тугры калган, 28 нче балалар бакчасында  кечкенә сабыйлар төркемендә эшли. Иң якын кешеләре булган әти-әнидән  аерылып беренче тапкыр бакча бусагасын атлап кергән бала, әлбәттә, борчыла, елаучылары да юк түгел.

“Безнең кечкенә кызыбыз Амелия  чит кешеләргә бик авыр ияләшә. Бакчага ничекләр ияләнер инде, дип бик борчылган идек. Әллә тәрбияченең йөзендәге елмаюы, әллә җылы карашы баланы сихерләде –  Рәмзия Рәисовнага шундук тартылды кызыбыз. Ул аларны һәрвакыт елмаеп каршы ала, үз балалары  кебек кулларына алып тынычландыра, тәмле сүзен дә кызганмый. Көн саен нәниләр белән төрле чаралар үткәрә. Бергәләп рәсем ясыйлар, бәйрәмнәргә әзерләнәләр”,  - ди яшь әни Лилия Галлямова.

Рәмзия Рәисовна  төрле конкурслардан да читтә калмый. Кул эшләре күргәзмәсе булсынмы, спорт һәм башка бәйгеләрме – һәрвакыт бик теләп катнаша. Шәһәрара һәм республика бәйгеләрендә ирешкән уңышлары да шактый.   “Татарстанга-100!”  республика бәйгесендә “Минем кадерле  шәһәрем!” рәсеме икенче урын,  тәрбиячеләр арасында республика күләмендә узган “Красавица осень” бәйгесендә “Осення пора у Маши и Медведя” I дәрәҗәдәге Дипломга,  “Затейница-Осень” беренче зональ  иҗади конкурста аның “Көнбагышлар”  дип аталган кул эше беренче урынга лаек була.

Бакча коллективы да бик хөрмәт итә үзен.  “Рәмзия Рәисовна - һәр кеше белән уртак тел таба, яшь белгечләр өчен чын мәгънәсендә үрнәк булырлык кеше. Яхшы киңәшен беркайчан кызганмас, каты итеп эндәшә белмәс. Ярдәм сорап килгәндә дә борып җибәрми, үзе белгәннәрне бик теләп безгә өйрәтә”, - ди аның белән бергә эшләүче Гөлнара Шәйдуллина.

Рәмзия Мөстәкыймова үзе дә хезмәттәшләрен мактап туя алмый.
-     Балалар бакчасы мөдире Любовь Садыйкова җитәкчелендәге коллетивыбыз бердәм һәм тату. Аеруча да, методистыбыз Татьяна Батырованы билгеләп узасым килә. Аның алымнары эшебездә зур ярдәм. Бер төркемдә хезмәт куйган  тәрбияче Чулпан Мифтахова, кече тәрбияче  Анастасия Белоусова белән дә эшләве рәхәт, - ди ул.

Зилә Мөдәррисова.

Тулысынча "Заман сулышы" газетында

Фотолар: гаилә архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: