Заман сулышы

Студентларның уңышы

2012 ел - КАИның Лениногорск филиалы өчен уңышлы башланды. Студентлар советы шәһәр буенча иң яхшы студентлар үзидарәсе конкурсында I урынны яулады. Конкурс "Лениногорск муниципаль районында яшьләр һәм яшьләр сәясәте. Йомгаклар һәм стратегия" форумы кысаларында узды. IV курс студенты Светлана Мустаева "Татарстан Республикасында демографик хәл" дигән фәнни хезмәте өчен (җитәкчесе Р.Минкина)...

Реклама

2012 ел - КАИның Лениногорск филиалы өчен уңышлы башланды.
Студентлар советы шәһәр буенча иң яхшы студентлар үзидарәсе конкурсында I урынны яулады. Конкурс "Лениногорск муниципаль районында яшьләр һәм яшьләр сәясәте. Йомгаклар һәм стратегия" форумы кысаларында узды. IV курс студенты Светлана Мустаева "Татарстан Республикасында демографик хәл" дигән фәнни хезмәте өчен (җитәкчесе Р.Минкина) ТР Фәннәр академиясенең махсус стипендиясен алды. "Открываю мир" Бөтенроссия студентлар проектында III курс студенты Фиалка Таҗиева (җитәкчесе О.Данилова) лауреат дип танылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: