Заман сулышы

Татарстанда бәйрәм көннәрендә ял итмәячәкләр

Монда сүз Татарстан күләмендә генә билгеләп үтелә торган бәйрәмнәр хакында бара. Шушы көннәрдә Министрлар Кабинеты әлеге норманы кертергә сорап Дәүләт Советына мөрәҗәгать иткән, депутатлар бу сорауны 26 ноябрьдә булачак киләсе утырышта карарга тиешләр. Белешмә өчен: Татарстанда федераль күләмдәге 14 бәйрәм көне бар. Тагын 4 өстәмә ял көне каралган: Республика көне...

Монда сүз Татарстан күләмендә генә билгеләп үтелә торган бәйрәмнәр хакында бара.
Шушы көннәрдә Министрлар Кабинеты әлеге норманы кертергә сорап Дәүләт Советына мөрәҗәгать иткән, депутатлар бу сорауны 26 ноябрьдә булачак киләсе утырышта карарга тиешләр.
Белешмә өчен:
Татарстанда федераль күләмдәге 14 бәйрәм көне бар. Тагын 4 өстәмә ял көне каралган: Республика көне - 30 август; Татарстан Конституциясе көне - 6 ноябрь; Ураза бәйрәме; Корбан бәйрәме.
Закон гамәлгә кертелгәч, Татарстан күләмендәге бәйрәм көннәре эш көненә туры килсә, өстәмә ял көне булмаячак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: