Заман сулышы

Татарстанда көчле җил һәм кар явуы көтелә

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республика буенча һәм Казанда көндез һәм төнлә төньяк-көнчыгыштан 16 м/с тизлектә җил булуы көтелә. Моннан тыш, болытлы һава, урыны белән кар явачак, аерым районнарда - буран. Көндез 9 градуска кадәр салкын, ә төнлә 14 радуска кадәр суытачак. 24 ноябрь төнендә алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми....

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республика буенча һәм Казанда көндез һәм төнлә төньяк-көнчыгыштан 16 м/с тизлектә җил булуы көтелә.
Моннан тыш, болытлы һава, урыны белән кар явачак, аерым районнарда - буран.
Көндез 9 градуска кадәр салкын, ә төнлә 14 радуска кадәр суытачак.
24 ноябрь төнендә алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Температура 16-18 градуска кадәр төшәчәк.
Юлларда урыны белән бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Теги: погода
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: