Заман сулышы

Тимәшнең башлангыч сыйныфлары юлда кагыйдәләрне саклау яклы

Тимәш мәктәбенең 4 сыйныфлары, яшь инспекторлар отряды башлангыч сыйныфлар өчен театральләштерелгән тамаша күрсәткән. Ул "Юлга дустың белән чыксаң" дип аталган. Г. Мусина җитәкчелегендә яшь инспекторлар башлангычлар белән берлектә "Әкияти шәһәргә" "киткәннәр". Монда юл билгеләре, кагыйдәләр, светофор белән таныштырганнар. Балалар бер дә тик тормыйча, гел хәрәкәтле уеннар уйнаганнар. Соңыннан яшь инспекторлар...

Тимәш мәктәбенең 4 сыйныфлары, яшь инспекторлар отряды башлангыч сыйныфлар өчен театральләштерелгән тамаша күрсәткән.


Ул "Юлга дустың белән чыксаң" дип аталган. Г. Мусина җитәкчелегендә яшь инспекторлар башлангычлар белән берлектә "Әкияти шәһәргә" "киткәннәр". Монда юл билгеләре, кагыйдәләр, светофор белән таныштырганнар.

Балалар бер дә тик тормыйча, гел хәрәкәтле уеннар уйнаганнар. Соңыннан яшь инспекторлар кулыннан юл йөрү кагыйдәләрен белгән өчен медаль да алганнар.

Мәгълүмат мәктәп сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: