Реклама
Үткән якшәмбе - 30 мартта кичке бишләр тирәсендә Зәй-Каратай авылындагы бер хуҗалыкның мунчасында янгын чыга. Мунча тулысы белән янып бетә. Ялкын телләре аның янәшәсендәге йортка да күчеп, түбәсенә зыян китерә. Янгын мичнең артык кызуы нәтиҗәсендә килеп чыккан, дип хәбәр итә Лениногорск янгын сүндерү бүлеге инспекторлары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз