Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Һади Атласи рухын дәвам итүчеләр

Бөгелмә җәмәгатьчелеге, татарның күренекле тарихчы-галиме, мәгърифәтчесе Һади Атласига тугрылыгын раслап, аның эшчәнлегенә багышлап, чираттагы дүртенче фәнни-гамәли конференция үткәргән. Анда республиканың күп төбәкләреннән, Оренбург өлкәсеннән, Богырыслан шәһәреннән татар халкының мәртәбәле кунаклары булып, безнең шәһәрдән дә вәкилләр катнашкан. Милләтне яклау, аның хак тарихын халкыбызга ирештерүдә, туган телне укыту, рухи мирасны килер буыннарга...

Бөгелмә җәмәгатьчелеге, татарның күренекле тарихчы-галиме, мәгърифәтчесе Һади Атласига тугрылыгын раслап, аның эшчәнлегенә багышлап, чираттагы дүртенче фәнни-гамәли конференция үткәргән. Анда республиканың күп төбәкләреннән, Оренбург өлкәсеннән, Богырыслан шәһәреннән татар халкының мәртәбәле кунаклары булып, безнең шәһәрдән дә вәкилләр катнашкан.
Милләтне яклау, аның хак тарихын халкыбызга ирештерүдә, туган телне укыту, рухи мирасны килер буыннарга җиткерүдә Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды булдырган шәрәфле исемнәргә - "Иҗтиһатлы укучы" исеменә районыбызның Подлесный бистәсе мәктәбе укучысы Гөлшат Җиһаншина, "Фидакарь укытучы" исеменә шул ук мәктәп укытучысы Инсия Шәрәпова лаек булган. Алар Атласи рухын дәвам итүчеләр буларак танылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конференция