Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Бер көндә биш үлем

18 июль лениногорскилылар өчен "кара" җомга көн булды. Кичке сәгать 9 лар тирәсендә Садриев-Чайковский урамнары кисешкән урында зур авария нәтиҗәсендә дүрт кешенең гомере өзелде. Фаҗиганең сәбәпчесе - ВАЗ-2110 автомобилен йөртүче светофорның яшел уты кабыныр алдыннан каршы як полосага чыга һәм Черри автомобиле белән бәрелешә. Тизлеге шулкадәр зур булган күрәмсең: "10"лының...

18 июль лениногорскилылар өчен "кара" җомга көн булды. Кичке сәгать 9 лар тирәсендә Садриев-Чайковский урамнары кисешкән урында зур авария нәтиҗәсендә дүрт кешенең гомере өзелде. Фаҗиганең сәбәпчесе - ВАЗ-2110 автомобилен йөртүче светофорның яшел уты кабыныр алдыннан каршы як полосага чыга һәм Черри автомобиле белән бәрелешә. Тизлеге шулкадәр зур булган күрәмсең: "10"лының руль артындагы ир-ат һәм өч пассажиры шунда ук үлә. Кытай машинасын йөртүче 1991 елгы егет авыр хәлдә хастаханәгә озатыла.

Икенче бер авария шул ук көнне Ромашкино- Куакбаш-Керкәле юлында була. 37 яшьлек ВАЗ-2110 автомобилен йөртүче зур тизлек белән бару нәтиҗәсендә идарә итүне югалтып, каршы як полосага чыга һәм Хюндай Гетц автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, "10"лының йөртүчесе һәлак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария