Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

“Без аларны төн буе көттек”

Кичә Казанда ОМОН хезмәт­кә­ре Денис Иванченконы соңгы юлга озаттылар. Кышның соң­гы көнендә башкалада килеп чыккан канлы вакыйгада гомере өзелде аның. 39 яшьлек Де­нисның өч баласы ятим калды. 28 февраль көнне Казанның Авангард урамындагы бер йортта ату тавышлары ишетеп, анда яшәү­челәр хокук сакчыларын чакырта. Сүз уңаеннан, полиция бүлеге шул ук йортта...

Кичә Казанда ОМОН хезмәт­кә­ре Денис Иванченконы соңгы юлга озаттылар. Кышның соң­гы көнендә башкалада килеп чыккан канлы вакыйгада гомере өзелде аның. 39 яшьлек Де­нисның өч баласы ятим калды.

17-2

28 февраль көнне Казанның Авангард урамындагы бер йортта ату тавышлары ишетеп, анда яшәү­челәр хокук сакчыларын чакырта. Сүз уңаеннан, полиция бүлеге шул ук йортта урнашкан. 36 яшьлек дуамал ир, кулына корал тотып, бирегә хатынын эзләп килә. Әле генә ун тәүлек утырып чыккан ир хаты­ны­ның туганнары яшәгән фатирның ишегенә ата башлый. Ирнең ачуы яман - хатыны гаризасы аркасында ун тәүлеккә кулга алынган була. Ишеке ачмыйлар, подъездга кер­гән ике ирне атып яралый ул. Берсе - полиция участогы хезмәткәре. Эш­ләр зурга киткәч, Росгвардиянең ОМОН төркемен чакырталар. Денис Иванченко да әнә шулар арасында була.


- Без ул көнне йортыбыз белән йокламадык. Барыбызның да ир­ләре бергә эшли. Денис ул көнне иптәшләре белән хоккейда була. Атыш турында хәбәр килгәч, алар бригадасын вакыйга урынына җи­бәрәләр. Денис өченче катка мен­гәч, дусты бе­лән урыннарын алышына. Күрә­чәге булгандыр инде, - ди Де­нисның күршесе Фирүзә. - Тә­рәзәдән китмичә, кайтуларын төн буе көттек. Ул көнне йокы да кер­мәде.


Яраланган Денисны хаc­таха­нәгә алып китәләр. Әмма ул "ашыгыч ярдәм" машинасында җан би­рә. Җинаятьчене исә вакыйга урынында атып үтерәләр. "Денисның үлеменә әле дә ышана алмыйбыз. Шундый яхшы гаилә башлыгы иде ул. Үлгәч кенә мактарга тырышу түгел бу, ничек бар, шулай әйтәм. Хатыны Светлана белән бик әйбәт тордылар. Өч малайлары бар иде. Тиз генә балалар алып кайтам да, аннан үзебез өчен яшәрбез әле, дип кабатлады хатыны. Ә Денис кызлы булу турында хыялланды. Малайлар кызганыч. Олысы уз­ган ел беренче сыйныфка барган иде. Уртанчысы балалар бакчасына йөри, кечкенәсенә өч яшь тә юк әле. Светлананың янына кереп, хәлен сорарга да уңай­сызланам. Юатыр сүзләр таба алмаячагымны беләм. Әлегә алардан кеше өзелми", - дип сөйли Фирүзә.


Денис - Мәскәүдә туган егет. Казанда ул моннан биш ел элек хезмәт итә башлый. Иванченколар гаиләсе эш урыныннан би­рел­гән фатирда яшәгән. "Свет­лананың берүзенә өч баланы аякка бастыру кыен булыр инде. Күршеләр, иренең бергә эш­ләгән дуслары ярдәм итәр. Дәүләт тә аны онытмасын иде. Бу фаҗига - барыбыз өчен дә зур хәсрәт. Ир­ләребез мондый куркыныч хәл­ләр белән көн дә очраша. Ходай сакласын үзләрен".
Денис Иванченко җырларга яраткан. Иптәшләре аны ачык кү­ңелле, һәрвакыт шат, гаиләсе өчен өзелеп торган кеше итеп искә ала. Денисны кичә җир­лә­деләр.

Гөлгенә Шиһапова

("Ватаным Татарстан", /№ 30, 02.03.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев