Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Фәридә Зәкиева: җыр, көй – күңелне дәвалый, сихәт бирә

Яз аенда авылдашларын, якташларын Яңа Иштирәк турындагы яңа җыры белән шатландырган Фәридә Зәкиева янәдән сөенечле хәбәр белән уртаклашты: аның яңа җыры туды, “Әнием-кадерлем” җырын тәкъдим итте.



Яңа Иштирәк авылында яшәүче Фәридә җыр-моң дөньясында яши.  Музыкаль белемне Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә ала.  “Академик вокал укытучым Кәримова Гөлназ. Ул шулай ук опера театры солисты, күп кенә конкурслар җиңүчесе. Шундый укытучыда белем алуым белән горурланам һәм аңа бик рәхмәтлемен”, - ди.

“Әнием-кадерлем” җыры буш урында гына тумаган. Барыбызга әни иң кадерле, иң якыны. Тик Фәридәнең иң якын кешесе бу якты дөньяда юк. Римма ханым кызының уку йортын тәмамлап, кулына диплом алганын, шатлыклы көннәрен күрмичә кала. Ул озак кына Яңа Иштирәк мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләгән. “Җыр-моңга сәләтем әни ягыннан килә, бик  матур  жырлый иде.Талантымны ачуда әниемнең хезмәте зур, ул мине сәхнәгә алып чыкты. Без – авыл баласы, музыкаль түгәрәкләр дә юк, музыка мәктәбе дә юк. Әнием музыка ягыннан беренче остазым булды. Мәктәптә  укый башлагач,  төрле бәйгеләрдә катнаша башладым. Мәсәлән, “Татар моңы”, “Татар кызы”, - дип сөйли Фәридә.

Әнисен сагынып, аның турында җыр башкарасы килү теләге туа, текст буенча Гөлфия Шакировага мөрәҗәгать итә.
-    Мин үзем ишетергә теләгән текстны аңлаттым. Ул миңа берничә шигырь тәкъдим итте, тик күңелгә ятмады, озак эзләндек. Аннан соң ул миңа әлеге җырның сүзләрен язды. Ә көй буенча Мурат Гайсинга элемтәгә чыктым. Без Гөлфия белән күптән танышлар булган кебек, Мурат  та күптәнге танышым. Көй буенча да җентекле һәм озак эш алып барылды, - дип сөйли Фәридә.
Аннан соң ул  җырны аранжировкалаучы кеше эзли башлый. Соңыннан Азат Галимуллин ул эшне башкара. Тырышып, бер команда булып эшләү нәтиҗәсендә Фәридә Зәкиева өр-яңа җырын халыкка ирештерә.

Хәзер аның хыялы – әлеге җырны озын гомерле итү. Дөрес, киң масштабтагы мәйданга җырны алып чыгу өчен финанс чыгымнары сорала. Радиолар, музыкаль каналлар болай гына бушка җырны җырлатмыйлар.


“Әнием-кадерлем” җырын Фәридәнең туганнары, якыннары  - барысы да ошата. Туганнары дигәннән, аның туган-тумачалары бик сәләтле, ижади кешеләр: җырчы, биюче, музыкант, рәсем ясаучылар икән. Һәм алар дөньяның төрле почмакларына сибелеп яшиләр: Сахалин өлкәсендә, Куриль утрауларында, Казахстанда,  Америкада, Казан һәм Әлмәттә. “Аралар ерак булса да, аралашып, дус-тату яшибез, туганлык җепләрен өзмибез”, - ди Фәридә.
Моннан берничә ел элек районыбыз авылларында: Ивановка, Зеленая Роща, яңа Иштирәктә бергә җыелып рус һәм татар телендә “Поющая родня. Җырчы туганнар” дигән  концерт программасы белән  чыгыш ясап йөргән чаклары да була.

Бүгенге көндә Фәридә Яңа Иштирәк балалар бакчасында музыка белем буенча белгеч булып эшли. Тормыш иптәше белән Данилны тәрбиялиләр. Моннан тыш Фәридә Яңа Иштирәк авылының Инстаграмда аккаунтны алып бара (аны күзәтеп барабыз).

Иҗат дөньясында кайнаучы Фәридәгә яңадан-яңа уңышлар телибез. Шатлыклы хәбәрләре белән сөендерсен.


Татар халык жырларын башкарырга яратам, эстрада җырларын да үз итәм. Һәр кешенең  тавышы үзенә генә хас булган үзенчәлеккә ия. Музыка телендә ул  “тембр” дип атала. Минем “фишка” – академик вокал.  

Тулырак "Заман сулышы" газетында

Фотолар: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X