Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Иң яхшылар рәтендә

"Татнефть-ЛениногорскРемСервис" җәмгыятендә яшьләрнең отчет-сайлау конференциясе үтте. Анда җәмгыятьнең баш инженеры Рөстәм Ханнанов, профком рәисе Фазыл Мифтахов, әйдәп баручы белгеч Максим Фадеев, яшьләр комитеты рәисе Марат Шәфыйков катнашты. Төп доклад белән Марат Шәфыйков чыгыш ясады. Ул яшьләр оешмасының 2011 елгы эшчәнлеге белән таныштырды. Оешманың максаты - яшьләргә производствода үз потенциалларын мөмкин...

"Татнефть-ЛениногорскРемСервис" җәмгыятендә яшьләрнең отчет-сайлау конференциясе үтте. Анда җәмгыятьнең баш инженеры Рөстәм Ханнанов, профком рәисе Фазыл Мифтахов, әйдәп баручы белгеч Максим Фадеев, яшьләр комитеты рәисе Марат Шәфыйков катнашты.


Төп доклад белән Марат Шәфыйков чыгыш ясады. Ул яшьләр оешмасының 2011 елгы эшчәнлеге белән таныштырды.

Оешманың максаты - яшьләргә производствода үз потенциалларын мөмкин кадәр күбрәк ачу мөмкинлеге бирү. Бүген коллективта 893 кеше эшли. Шуларның 332се - 33 яшькә кадәр булган яшьләр. Бу барлык эшләүчеләрнең 37 проценты дигән сүз.

Яшьләр рәтенә керүче 48 кеше инженер-техник вазифаларны башкара. 84е - югары, 141е - урта, 107се - урта-махсус белемле. Нинди генә һөнәр булмасын, аларның барысында да яшьләр бар. Кыска вакыт эчендә җәмгыятьтә җаваплы вазифаларга билгеләнүләре турында да аерым әйтте докладчы.

Яшьләр оешмасының эш планы нигезендә, җәмгыять яшьләре һәрдаим фәнни-практик семинарларда, конференцияләрдә, тәҗрибә уртаклашу киңәшмәләрендә катнаша. Үзләрен скважиналарга капиталь ремонт ясау өлкәсендә генә түгел, башка юнәлешләрдә дә сыный.

Комитет һәм яшь белгечләр советы өчен 2011 ел - "Яшь белгеч елы" дип игълан ителгән иде. Бу юнәлештә шактый эшләр башкарылган. Яшь белгечләр "Татнефть" җәмгыяте предприятиеләрендә үткәрелүче семинарларда, "Татнефть-ЛениногорскРемСервис" җәмгыяте компанияләрендә үткән конференцияләрдә катнашкан. Лениногорск нефть техникумы студентлары өчен предприятие объектларында экскурсияләр оештырган.

Кайда гына булмасын, яшьләр һәрвакыт социаль ярдәмгә мохтаҗ. Бу юнәлештә дә җәмгыятьтә шактый күләмле эшләр башкарыла. Быел 24 яшь белгеч өчен 1 миллион 200 мең сумлык матди ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Социаль ипотека программасы буенча предприятиегә 11 фатир бүлеп бирелгән, шуның 8е - яшь гаиләләргә.

Яшьләр спорт, шәһәркүләм мәдәни чараларда, предприятиедә үткәрелүче төрле бәйгеләрдә катнашып, һәрвакыт призлы урыннар яулый. Спорт чараларында гаиләләре белән катнашучылар да шактый. "Сәламәтлек көне"ндә, әйтик, предприятиедәге яшьләрнең һәрберсе диярлек гаиләләре белән Боз сараенда шуды. Шимбә өмәләре, экологик икеайлыклар шулай ук әлеге җәмгыять яшьләре катнашында уздырыла.

М.Шәфыйковның докладыннан чыгып, "Татнефть-ЛениногорскРемСервис" җәмгыяте яшьләр оешмасының 2011 елгы эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип табылды.

Чыгышларны М.Фадеев дәвам итте. Ул да яшьләрнең предприятие һәм шәһәр күләмендә үткәрелүче төрле чараларда актив булуы турында сөйләде.

Соңыннан Рөстәм Ханнанов җәмгыять тормышында актив катнашканнарга "Иң яхшы яшь хезмәткәр - 2011" Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев