Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Телефон тынып тормады

Шәһәр мэры Р.Хөсәенов җитәкчелегендә торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт, медицина, социаль, мәгариф, хокук саклау органнары вәкилләре катнашында "турыдан-туры элемтә" узды. Сәгать ярым барган элемтәдә 65 шалтырату, 80 мөрәҗәгать кабул ителде. Күпчелек урам, аеруча шәхси секторда кар чистартылмый, бозлавык, ком сибелми икән. Урамдагы яктылык сыйфатына да борчылучылар шактый. Ә иң күп мөрәҗәгатьләр -...

Шәһәр мэры Р.Хөсәенов җитәкчелегендә торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт, медицина, социаль, мәгариф, хокук саклау органнары вәкилләре катнашында "турыдан-туры элемтә" узды.
Сәгать ярым барган элемтәдә 65 шалтырату, 80 мөрәҗәгать кабул ителде. Күпчелек урам, аеруча шәхси секторда кар чистартылмый, бозлавык, ком сибелми икән. Урамдагы яктылык сыйфатына да борчылучылар шактый. Ә иң күп мөрәҗәгатьләр - коммуналь өлкәгә кагылышлы иде. Әлбәттә, сәгать ярым дәвамында гына барысын да хәл итеп булмый, шунлыктан "Иртәгә үзем кереп чыгам", яисә "Кешеләремне җибәрәм" дигән җаваплар да ишетелде. Шундый элемтәләрдә авыл халкы да активрак булсын иде. Анда да бит мең төрле сорау, мең төрле проблема. Ә телефон номерлары "Заман сулышы" газеты битләрендә һәрвакыт биреләчәк. Әйдәгез, борчу-мәшәкатьләрегезне җиткерегез әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев